Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык бистәсендә дамбаны ташу сулары җимерә - Күгәрчен халкына су басуга әзер булырга кирәклеген хәбәр иттеләр

Ташу сулары белән дамба җимерелгән очрактан, Күгәрчен авылындагы 477 йортның ишегалдын су басарга мөмкин. Бу авылда 1312 кеше яши.

news_top_970_100
Балык бистәсендә дамбаны ташу сулары җимерә - Күгәрчен халкына су басуга әзер булырга кирәклеген хәбәр иттеләр

Балык Бистәсендәге Күгәрчен авылына су басу куркынычы яный. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.


Бүген көндез мониторинг вакытында буадагы торба янындагы җирнең юылганлыгы ачыкланган. Биредән Түбән Тимерлек авылына җирле юл уза. 

Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны оператив төркеме әлеге районда буаның төзек калуына куркыныч янавын ачыклаган.

Буа ишелү куркынычын булдырмас өчен биредә йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнгән. Урында полицейскийлар кизү тора, ә белгечләр тиешле чаралар күрү белән мәшгуль.

Түбән Тимерлек авылында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен җирле юл-патруль отряды һәм янгынга каршы хезмәт посты эшли.

Су ташуы буенча хәл начарланып киткәндә, түбәндәрәк утырган Күгәрчен авылын су басу куркынычы зур. Авылда 1300дән артык кеше яши.

Биредә эшләрне башкару һәм буа киткән очракта нәтиҗәләрен бетерү өчен 656 кешедән команда һәм 119 техника берәмлеге әзерләнгән.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе авыл халкына алдан ук документларын һәм кирәк-яракны әзерләп куярга, базлардан азык-төлекне чыгарып, югары урынга куярга, терлек-туарны куркынычсыз урынга урнаштырырга киңәш итә. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100