Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә дүрт кеше үлгән коточкыч авариянең видеосы чыкты

Котлы Бөкәшкә таба бара торган юлда ике җиңел машина кара-каршы бәрелешкән.

news_top_970_100
Балык Бистәсендә дүрт кеше үлгән коточкыч авариянең видеосы чыкты

Бүген көндез Балык Бистәсе районында коточкыч юл һәлакәте булган. Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш автоюлында «Лада» һәм «КИА» бәрелешкәч, урында ук дүрт кеше үлә. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Мәрхүмнәрнең өчесе «Лада» автомобилендә, берсе «КИА» машинасында булган. Ике машинаның да йөртүчеләре урында үлгән.

Соңрак фаҗига урыннан видеолар да чыкты. Кадрлардан күренгәнчә, ике машина да бик нык җимерелгән, машиналар янында кешеләр ята.

Фаҗига урынына республиканың Балык Бистәсе районы прокуроры Руслан Шакирҗанов килгән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Балык Бистәсе — Котлы Бөкәш юлының 3 нче километрында авариядә дүрт кеше һәлак булды. Тикшерү барышы контрольгә алынды. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли», — диелә прокуратура хәбәрендә.

«Комсомольская правда» сайты Эчке эшләр министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, авария 11.50 сәгатьтә була. Якынча белешмә буенча, «КИА» каршы як полосага чыга һәм «Лада» белән бәрелешә, диелә бу хәбәрдә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100