Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә бер ир полиция хезмәткәренең башына балта белән суккан

Полиция хезмәткәре исән калган, ләкин аның сәламәтлегенә зур зыян килгән.

news_top_970_100
Балык Бистәсендә бер ир полиция хезмәткәренең башына балта белән суккан
Полиция хезмәткәренең башына балта белән суккан 32 яшьлек ир-атны Казанда хөкем итәләр. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр иткән.

32 яшьлек ир РФ Җинаять Кодексының ике маддәсе  – “Йортка законсыз рәвештә кереп талау” һәм “Хокук саклау органы хезмәткәренә һөҗүм итү” буенча гаепләнә.

Тикшерү ачыклаганча, беренче җинаятьне ул биш ел элек, 2012 елның августында кылган. Ул вакытта гаепләнүче Балык Бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылында шәхси йортның тәрәзәсен ватып өйгә кергән, аннан кесә телефоны алып чыгып качкан.

Биш елдан соң, җинаятьче шул ук авылда полиция хезмәткәренә каршылык күрсәткән, аның башына балта белән суккан. Полиция хезмәткәре исән калган, ләкин аның сәламәтлегенә зур зыян килгән.

Кичә, Татарстан Республикасының Югары Судында 32 яшьлек шикләнүчегә карата җинаять эшен карау башланды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100