Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсендә баласы үлгән гаилә авария китереп чыгарган тракторчыны гафу иткән

Былтыр декабрьдә М7 трассасында арткы утлары ватык булган тракторга бәрелгән иномаркада өч яшьлек бала үлгән.

news_top_970_100
Балык Бистәсендә баласы үлгән гаилә авария китереп чыгарган тракторчыны гафу иткән
Гөлнара Әүхадиева

Балык Бистәсе районында яшәүче 60 яшьлек Илгиз Җәббаровка карата җинаять эше туктатылды. Ул тракторчы булып эшли. Аны М7 трассасында авариядә өч яшьлек бала үлемендә гаеплиләр иде. Илгиз Җәббаров дәүләт хисабына 14 мең сум штраф түләргә тиеш. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы корреспонденты Гөлнара Әүхадиева хәбәр итте.

Фаҗига 2019 елның 14 декабрендә М7 трассасының егерменче километрында Балык Бистәсе районында була. «Дэу» машинасы белән идарә итүче 49 яшьлек йөртүче имин тизлек сайламый, юлдагы тракторны күрми кала һәм килеп бәрелә. Тракторның арткы габарит утлары ватык була.

Авариядән соң «Дэу» машинасында утырган өч яшьлек бала һәлак була. Ул җитди имгәнә һәм урында ук үлә. Иномарка йөртүчесен, андагы 25 яшьлек пассажир хатынны, аның бер яшьлек баласын хастаханәгә илтәләр. Алар белән салонда булган биш яшьлек бала исән кала, ул имгәнми.

Илгиз Җәббаров авария урынына килгән коткаручыларга ярдәм итә. Ул имгәнгән кешеләрне машинадан чыгарырга булыша, мәрхүм баланың гаиләсенә булдыра алганча ярдәм итеп тора, хастаханәгә килеп йөри, мораль зыян өчен 300 мең сум акча бирә.

Мәрхүм баланың әти-әнисе Резедә һәм Наил Мөхәммәтҗановлар судка мөрәҗәгать итә, алар Илгиз Җәббаровка карата эшне туктатуны, минималь күләмдә штраф түләттерүне үтенә. Алар гаиләнең бу ир-атка дәгъвасы булмавын әйтә.

«Без — гади кешеләр. Судлашып йөрисебез килми, бу кешегә ачу сакламыйбыз. Баланы кайтарып булмый инде. Җәббаров та начар кеше түгел, ул гел безнең янда булды, аның турында начар сүз әйтә алмыйбыз», — ди Наил Мөхәммәтҗанов.

Җәббаровның яклаучылары да җинаять эшен туктатуны хуплаган.

«Аның 35 еллы хезмәт стажы бар, моңа кадәр хөкем ителмәгән, җаваплы, дисциплиналы, тәртипле, барлык яктан да яхшы дип бәяләнә. Җинаятьне алдан уйламыйча эшләгән, гаебен тулысынча таный, зыян күргән якка мораль зыянны тулысынча каплады», — диде адвокат.

Җәббаров судта бик дулкынланган, шулай да Мөхәммәтҗановлар гаиләсенә мөрәҗәгать итәргә көч тапкан, гафу үтенгән.

«Гафу итегез мине. Мин тагын дияргә дә белмим, бик үкенәм», — дигән ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100