Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсе районындагы балалар йортында чыккан җәнҗалны прокуратура тикшерә

Бу вакыйгадан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов приютта тикшерү оештырырга кушты.

news_top_970_100
Балык Бистәсе районындагы балалар йортында чыккан җәнҗалны прокуратура тикшерә
https://pixabay.com/

Татарстанның Балык Бистәсе районындагы «Акчарлак» приютында җәнҗал килеп чыкты. Балалар бер хезмәткәрнең җенси яктан бәйләнүенә зарланды. Алар шул хакта видео төшергән. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгы хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә таралган видео кадрларында күренгәнчә, «Акчарлак» приютында тәрбияләнүче дүрт кыз хезмәт укытучысыннан зарлана.

Татарстанның балалар хокуклары омбудсмены Гүзәл Удачина бу оешмага үзе барган. Ул балалар белән очрашкан.

«Тикшерү вакытында мин үзем „Акчарлак“ приютына бардым. Балаларның әхлакый-психик халәтен, атмосфераны, микроклиматны бәяләү минем өчен бик мөһим», — дип сөйләгән ул.

Удачина белән сөйләшкәндә, балалар бик борчылуларын әйтә. Видеороликны төшерүдә катнашкан кызлар аеруча да тынычсызлана.

«Әлеге ситуация приютта тәрбияләнүчеләр арасында фикер алышу предметы булып тора. Балалар барысы да бик борчыла. Аларның һәрберсе бу очракны үзенчә кабул итә. Видеоролик халык арасында таралган өчен, алар бик борчыла», — дип сөйли омбудсмен.

Гүзәл Удачина бу кызларны башка приютка күчерү өчен тырышачак. Бу турыда ул «Татар-информ» хәбәрчесенә әйткән.

«Татарстан Республикасы Президентына «Акчарлак» приютында тәрбияләнүчеләргә карата мәгълүмат пәйда булуы турында хәбәр ителде. Рөстәм Миңнеханов Премьер-министр Алексей Песошинга тикшерү оештырырга һәм аның нәтиҗәләре турында хәбәр итәргә кушты», — диде ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Татарстан Прокуратурасы тикшерү эшләре башлады. Балык Бистәсе районы прокуроры таләбе буенча социаль учреждениегә тикшерү-оператив төркем җибәрелгән. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәгълүматның дөреслеген тикшерә. Тикшерү хезмәткәрләренең шулай ук видеоролик таратучыларга сораулары бар, монда балигъ булмаганнарның хокуклары бозылуы ихтимал.

«Акчарлак» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют 2003 елда ачылган. Анда авыр тормыш хәлендә калган 3 яшьтән 18 яшькә кадәрге балаларны һәм яшүсмерләр тернәкләнү уза. Приют 25 урынга исәпләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100