Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык Бистәсе авылында коточкыч фаҗига: янгында әнисе белән баласы янып үлгән

Балык Бистәсенең Анатыш авылындагы янгын вакытында 5 айлык бала һәм аның әнисе һәлак булган.

news_top_970_100
Балык Бистәсе авылында коточкыч фаҗига: янгында әнисе белән баласы янып үлгән
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы

Кичә 11 октябрь көнне көндезге сәгать 4-5 тирәсендә Балык Бистәсенең Анатыш авылындагы бер агач йортта янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр иткән иде.

Янгын башланганда Дубровина Лилиана кызы Эльвина һәм аның 5 айлык баласы белән өйдә була. Лилиананың улы Д., бәхеткә каршы, бу вакытта урамда була. Әлеге янгында 27 яшьлек Эльвина һәм аның 5 айлык баласы вафат булган. Мәрхүм кызның әнисе — Лилиана зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар. Безгә билгеле булганча, ул шок хәлендә.

«Бу гаилә бездә теркәлмәгән, күрше авылда теркәлгән. Бездә ике еллап торалар инде. Гаиләдә 4 кеше: әниләре Дубровина Лилиана һәм аның ике баласы — 1993 елгы кызы Эльвина, 2008 елда туган улы Д., анысы хәзер 6нчы сыйныфта укый. Эльвинаның яңа туган 5 айлык баласы да бар иде. Әлегә тикшерү эшләре бара, янгын килеп чыгуның сәбәпләрен әйтә алмыйм. Барысы да экспертиза үткәргәч билгеле булачак.

Кичә сәгать кичке 4ләрдә янгын чыгуы билгеле булды. Янгын сүндерүчеләр бик тиз килеп җитеп утны сүндерделәр. Өй эчтән бик каты янган, тыштан алай ук түгел. Янгын бик тиз башланган, үзләре чыга да алмаганнар хәтта.

Бу йортның хуҗасы үзе Казанда, өйдә Дубровиннар гаиләсе вакытлыча яшәп тора иде. Күрше авылда аларның әбиләре дә бар, аның да йорты бик иске, ди.

Әниләре Лилиана беркайда да да эшләми. Без аларны бик белеп тә бетермибез. Әзрәк эчкәләгән чаклары да була, дип кешеләр сөйли сөйләвен.

Хәзерге вакытта Дубровина Лилиана хастаханәдә. Бүген иртән генә белештем — хәле ярыйсы икән, кичә шок хәлендә булган. Улы Д. җәрәхәтләнмәгән, ул бу вакытта өйдә булмаган. Әлегә ул туганнарында район үзәгендә. 

Бу йорт читтәрәк, аерым тора, күршеләре дә юк аларның», — дип сөйләде хәлләрне Анатыш авылы җирлеге башлыгы Камил Замалиев.

Д. бүген мәктәпкә килмәгән. Моны Балык Бистәсенең 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә әйттеләр. Кызганычка каршы, укытучының безнең белән сөйләшәсе килмәде.

Анатыш авылы фельдшеры белән элемтәгә кердек. «Баласын карарга патронажга йөрдем мин аларга. Урамнарда да күргәли идем Эльвинаны. Гади генә гаилә. Баланың бөтен анализларын тапшырырга вакытында йөрде, прививкаларын ясатты. Өйләре яңа булмаса да, мин килгәндә җыештырылган, чиста була иде. Бөтенесе бергә бер бүлмәдә торсалар да, кечкенә бала өчен барлык кирәк-ярак та бар иде: аерым караваты, юыну өчен ваннасы, өстәле һәм башка төрле әйберләр. Коляскалары, яңа булмаса да, яхшы иде. Баласын имезә, тиешенчә, яхшы карый иде әни кеше. Бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Шәхсән үзем эчкән чакларын күргәнем булмады, әйтә алмыйм. Мин бит аларга көндезләрен бара идем.

Эльвинаның энесе Д. прививкага килгәне бар. Чиста-пөхтә итеп киенгән гади генә бала. Каралган икәннәре күренеп тора. Эльвинадан ире турында кызыксынганым булды. «Безнең әтиебез юк», — дип кенә әйтте ул вакытта», — дип сөйләде фельдшер Ландыш. 

Фаҗиганең ни сәбәпле килеп чыкканын хәзерге вакытта берәү дә белми. Йорт иске булса да, газ кертелгән булган. Янгынны кисәтү җайланмалары булмаган, күрәсең.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100