Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык бәлеше рецепты

news_top_970_100
Балык бәлеше рецепты
Гөлгенә Сабитова

Татарстанның Кама Тамагында яшәүче Гөлгенә Сабитова социаль челтәрдәге сәхифәсендә «Балык бәлеше» рецепты белән уртаклашкан.

Камыр өчен: ярты стакан сөт, ярты стакан су, 1 бал кашыгы чүпрә, тоз, шикәр комы, чама белән сыек май, он.

«Эчлегенә тозлы суда дөге бүрттереп салдым. Сардинелла консервасын ачып сөякләрен алдым да, дөге, балык һәм укроп салып болгаттым», – дип яза ул.

Бераз балык формасына китереп камырны җәяргә.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

Эчлеген салырга, камырдан балык тәңкәләре ясарга, «сетка» бизәге дә ясасагыз, балыкка тәмам охшаячак. Балык бәлешенең өстен йомырка сарысы белән майлап духовкага куярга. 

«Балык булгач – балык булсын, балыкны су астына да җибәрик инде. Өстәлгә зәңгәр материал куеп, балык пирогын куйдым, су астындагы үләннәренә суган белән укроп куйгаладым. Су астында вак ташлары да була бит инде, шулай итеп вак җимеш куйдым. Менә шулай, су астындагы алтын балык килеп чыкты», – дип язган хуҗабикә.

 

Фото: © Гөлгенә Сабитова

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100