Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балык ашыйсы килә икән, организмда нинди матдәләр җитми дигән сүз?

Балык ашыйсы килә икән, организмда нинди матдәләр җитми дигән сүз?

news_top_970_100
Балык ашыйсы килә икән, организмда нинди матдәләр җитми дигән сүз?
Ни өчен балык ашыйсыгыз килә? Чөнки балыкта сезнең организмга җитмәгән нәрсәдер бар, дип яза wday.ru порталы.

Балыкта йод, тимер, калий, натрий, хлор, молибден, бакыр, бром, магний, фосфор, сера, цинк, кобальт, марганец, А, Д, В1, В2, В6, В12 витаминнары, омега-3, омега-6 майлы кислоталары бар. Әлбәттә, мондый тупланма балыкның бик тә файдалы ризык булуын раслый. 

Әгәр сезгә фосфор җитми икән, сез даими арыганлык тоярга мөмкинсез. Баш эшләп җиткермәү, нервылар какшау да күзәтелергә мөмкин. Тән тирегезнең артык майлы булуы, тырнаклар чатнавы да - фосфор җитмәү билгеләре.

Әгәр сезгә йод җитми икән, калкансыман биз эшчәнлегенә зыян килә. Чәчегез коелырга яки тиз сынучанга әйләнергә мөмкин. Йод җитмәгәндә кәеф үзгәрүчәнлеге, көзән җыеру да күзәтелә.

Калий белән магний, В төркеме витаминнары җитмәү йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлегенә зыян салырга мөмкин. 

А витамины җитмәсә, күз күреме начарлана, тән тиресе бозыла.

А һәм Д витаминнары комплексы җитмәсә, чәч, тырнаклар сынучанга әйләнә, буыннар шагырдый башлый. Организм кальцийны начар үзләштерә. 

Әгәр тозлы балык ашыйсыгыз килсә, димәк, метаболизм белән проблемалар бар яки сидек-җенси система эшчәнлеге бозылган дигән сүз. 

Каклаган балык ашыйсыгыз киләме? Бәлки, иммунитетыгыз какшагандыр. 

Майлы һәм кызыл балык ашыйсы килү - Д витамины җитми дигән сүз, ак һәм майсыз балык теләсәгез, сезгә фосфор җитешми. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100