Балыкны даими ашау йөрәк ишемиясе авырулары куркынычын киметә, когнитив функцияләрне – хәтерне һәм игътибарлылыкны, калкансыман бизнең сәламәтлеген саклый. Бу хакта «Российская газета»га медицина белеме булган нутрициолог Юлия Орлова сөйләгән.
Белгеч ассызыклаганча, балык туклыклы матдәләргә бай. Мәсәлән, анда Омега-3 майлы кислоталары – эйкозапентаен һәм докозагексаен кислоталары бар. Алар йөрәк-кан тамырлары системасына уңай тәэсир итә. Бу элементлар кеше организмында бөтенләй диярлек синтезланмый. «Әгәр ниндидер сәбәпләр аркасында балык ашамыйсыз икән, Омега-3 кислоталарын башка чыганаклардан алырга кирәк», – диде эксперт.
Моннан тыш, балыкта тулы кыйммәтле аксым, В төркеме, D һәм А витаминнары, шулай ук йод, селен, фосфор кебек микроэлементлар күп. Бигрәк тә салкын суларда яшәүче диңгез балыкларының майлы сортлары – сөләйман, скумбрия, сельдь, сардина һәм анчоуслар файдалы санала. Бу балыкларда Омега-3 кислоталары аеруча күп. Аквакультура шартларында үрчетелгән балыкка караганда кыргый балык яхшырак. Чөнки аның итендә антибиотиклар һәм ясалма буяулар юк, составы да баланслырак. Ләкин сыйфатлы итеп үрчетелгән балык шулай ук туклыклы матдәләрнең яхшы чыганагы була ала.
РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы һәр кешегә елына 24 килограмм балык продукциясе ашарга киңәш итә. Бу – атнасына кимендә 1-2 порция балык ашарга кирәк, дигән сүз. Әмма россиялеләр балыкны тәкъдим ителгән нормадан күпкә азрак куллана – елына уртача 14-15 килограмм гына ашый. Бу хакта РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Надежда Капустина әйткән.
Балыкны гадәттә Ерак Көнчыгыш федераль округында, Камчатка краенда, Сахалин һәм Мурманск өлкәләрендә яшәүчеләр күп ашый. Бу территорияләрдә балык эшкәртү сәнәгате яхшы үскән. Россиянең үзәк төбәкләрендә, Төньяк Кавказда һәм Идел буендагы кайбер өлкәләрдә яшәүчеләрнең өстәлләрендә балык сирәгрәк була. Алар өчен балык – деликатес яки бәйрәмдә ашый торган ризык, дияргә була.
Капустина әйтүенчә, бу төбәкләрдә логистик инфраструктура җитәрлек дәрәҗәдә көчле түгел, шуңа күрә яңа тоткан балык китереп сату кыен. Ваклап сату челтәрләрендә ассортимент чикле, шул ук вакытта, кош һәм дуңгыз ите белән чагыштырганда, балык продукциясенең бәясе дә шактый югары.
РФ Хөкүмәте 2030 елга кадәр балык продукциясен куллану күләмен елына 1 кешегә 28 килограммга кадәр арттырырга планлаштыра. Бу – атнасына якынча 540 грамм, дип аңлатты белгеч.