«Балыгыңны онытып торып, өйлән инде»: балыкчы тарихлары
Балыкчылык – күпләрнең яраткан шөгыле. Кемдер балыкны тотарга, кемдер ашарга ярата. Балык тотудан тыш, башка бернәрсә белән дә кызыксынмаган кешеләр бар. Нигә кайберәүләргә «балык җене» кагыла? Шуны ачыклау өчен, «Интертат» балыкчылар белән аралашты.
Мамадыш районы Бурсет Сөкәче авылыннан Алмаз Садыйков балык тоту белән 5 яшьтән бирле кызыксына. Ул ел әйләнәсе көннәрен балыкта үткәрә икән. «Балык тоту «азарт» кебек. Туктап булмый», – ди ул.
«Балык турында уйлап, йокыга китә алмыйча интегәм»
Казанда КАИ институтын бетердем. Заводта әйдәп баручы инженер-контруктор булып эшлим. Миңа 29 яшь һәм мин әле өйләнмәгән. Әти-әни орыша инде. Балыгыңны онытып торып, өйлән инде, диләр. Мин социаль челтәрләрдә дә балык турында видеолар карыйм. Хәтта йокларга яткач: «Иртәгә нинди балык тотармын икән?» – дип хыялланып, йокыга китә алмыйча интегәм.
Казанда эшләгәч, атнасына ике генә көн балык тота алам. Шимбә – иртәнге 6дан караңгы төшкәнче, якшәмбе – сәгать 2гә кадәр. Мәсәлән, 14 көн ялым булса, 12сен балыкта инде мин.
Шәхси тормышың турында уйларга вакытың да калмый түгелме соң?
Кызлар турында уйларга минем вакытым җитәрлек. Казанда иртәнге 8дән кичке 5кә кадәр эшлим. Калган буш вакыт – үземә. Әле тиң ярымны очратмадым. Ул үзем кебек тыныч һәм түземле булырга тиеш. МИн аны балык тотарга өйрәтәчәкмен. Миңа: «Балык тотуны ташла», – дияргә тиеш түгел.
«Балыкка барып, шунда ятып йоклаган чаклар да була»
Кайчан һәм ничек балык тоту белән шөгыльләнә башладың?
Минем авыл елга буенда урнашкан. Карт бабаларым да балык тоту белән шөгыльләнгән. Авылның исеме дә шуннан алынган, Бурсет – елга, ә Сөкә – ул «ловушка». Үземне күпме хәтерләгәндә гел балыкта мин. Якынча 5 яшьтән бирле. Туктап булмый балык тотудан. «Азарт»ның икенче төре дип тә әйтеп буладыр. Бер көн балык эләкмәсә: «Булды! Бүтән бармыйм!» – дим дә, икенче көнгә тагын китәм. Эләгә дә бит әле ул! Аннары, кабат кармагымны алып, өченче көнгә дә китәм.
Балык тоту процессы бик ошый. Урыслар әйтмешли: «Едем не за рыбой, а на рыбалку». Балыкка кайвакыт шул рәхәтлек өчен генә барган бар. Табигатьнең матурлыгына сокланып туеп булмый! Балыкка барып, шунда ятып йоклаган чаклар да булды.
«Экипировка – 31 мең»
Махсус экипировкаң бармы?
Экипировка бар, аның бәясе дә әз түгел (көлә). Үз вакытында 12 меңгә алган идем. Аяк киеме – 2500 сум. Плащ кигән юк, костюм суны үткәрми. Жилет – 1500 сум. Ә баш киеме урынына инде гади башлык. Безнең әле «легендарный ящик» бар. Анда бөтен кирәк-яраклар җыелган. Аның эчендәге әйберләр 15 меңгә генә төшкәндер.
Балык тоту – ул иң кыйммәт шөгыльләрнең берсе. Бер суалчан – без җәен сатып ала торган «выползок» – 10 сум тора.
Тоткан балыкны каклыйм яки киптерәм. Аннары үзебез ашыйбыз яки дусларга бирәм. Балыкны «сухой посол» белән тозлыйм. Агач мичкәгә балык белән тозны салам. Бер катлам тоз, бер катлам балык һәм шулай чиратлаштырып менәм. Аннары юып элеп куям. Тәмле була.
Балыкка үзең генә йөрисеңме?
Балыкка әти, дуслар белән йөрим. Үзең генә булуга караганда, дуслар белән кызыграк.
Балык тотканда спиртлы эчемлекләр эчүгә ничек карыйсың?
Балыкка күпме йөрим, эчкән булмады. Балыкка баргач, балык тотарга кирәк! Балыкка гел әти белән барам бит мин (көлә) һәм машинада руль артында. Кыскасы, «трезвый водитель». Минем кармаклар да күп. Алар гел минем машинада. Бер җирдән икенче җиргә күчереп йөргәнче, үзеңнеке белән барсаң, җайлырак.
Нинди иң кызыклы вакыйга булганы бар балык тотканда? Бәлки, зур уңышың кире суга сикергәндер?
Ул ычкынган балыкларны исәпли башласаң! Кызык вакыйгалар күп булды. Аларны гел уйлап йөрмәгәч, онытыла бит. Берсендә дуслар белән балык тотарга төнлә белән барган идек. Җылыныр өчен, учак яктык. Кармакларны суга салдык. Көтәбез. Бик озак көттек. Балык эләкми дә эләкми. «Булмый болай», – дидек тә йокларга яттык.
Иртән белән карасак, кармак юк тегендә! Шактый озак эзләдек. Кармакны олы балык өстерәп алып киткәндер, дип уйладык. Шулай итеп табышсыз да, кармаксыз да кайтып киттек.
Кич җиткәч, әти белән кабат шул урынга килдек. Күл буенда бер ир балык чыгарып ята. Көтмәгәндә, җебе өзелде моның. Аңлавыбызча, безнең кичә калдырган кармакны балык сөйрәгән дә, шул кармак башка балыкчының кармагына эләккән! Мәзәк булган иде.
Янына килеп: «Абый, бу – минем кармак», – дигәч, шунда ук бирде.
Берсендә кыш көне кайтып барам балыктан. Машинаны 5 чакрым ераклыкта калдырган идем. Машина янына килеп җиттем дигәндә генә, кармагым төшеп калганны аңладым. Кире борылырга туры килде. Бәхеткә, каршы таптым, әмма нык ардым.
«36 градус суыкта да балык тотканым бар»
Кыш көне балык тотасыңмы? Бозны ничек тишәсең? Процессы хакында сөйләп җибәрче.
Кыш көне, әлбәттә, тотам. Гомумән, миңа балыкны кыш көне тотуы күбрәк ошый. Салкын да куркытмый. 36 градус суыкта да балык тотканым бар. Көнгә 10 километрга якын йөрибез. Махсус кием белән алай ук салкын түгел.
Быел боз өстенә чыгып, тотып кердем инде. Боз тишәр өчен махсус шуруповерт алдым. Кул белән тишкечем дә бар, әмма, боз калынайгач, аның белән уңайсыз. Күп тишәргә дә туры килә. Көнгә 60 тишек тишкән вакытлар да булды.
Бозга мин беренче кермим. Кеше кергән җиргә генә керергә тырышам. Яки махсус «пешня» дигән әйбер белән барып карыйм башта. Аннары бурны сүтеп, кулга тотып барам. Төшеп китә калсам инде. Кыш көне үзегезгә генә йөрергә киңәш итмим. Берәр иптәш кирәк.
Бозны 130 ммлы борау белән тишәм. Кармакны ледянкага яки боз тишә торган борауга терәп куям.
Бер дә балык тотмыйча кайткан көннәр бар. Кайбер вакытта тоткан балыкны да кире җибәрәм әле. Балыкчыларга киңәш бирәсем килә: вак балыкларны җибәрегез, чөнки балык бик аз калып бара.
«6 килограммлы чуртан тоттым»
Тәтеш районы Алабирде авылыннан Нәҗип Зәйнуллин буш вакытын балыкта үткәрергә ярата. Әмма кыш көннәрендә йөрергә тырышмый икән. «Бик нык салкын, күзгә балык күренми», – ди ул.
Олы балык тоткач гаҗәпләнәсең инде ул. 2 дә, 4 тә, 5 килограммлы балыклар да тотканым булды. Былтыр 6 килограммлы чуртан тоттым.
Мин фәкать кармак белән генә тотам. Җимлек итеп суалчан һәм кукурузны кулланам.
Әмма шуны билгеләп үтәргә кирәк: балык елгаларда сизелерлек дәрәҗәдә кимегән. Моны сәбәбе – кырларны агулау. Элек елгада балык бик күп була иде, ә хәзер...Экологиягә килгәндә, тәртип юк.
Алып кайткан балыкны хатын чистарта, пешерә. Ир-атның эше табышны тоткач тәмамлана инде, – дип сөйләде ул.
Нәҗип абыйның кызы Ильнара әтисе белән балыкка йөрү вакытын иң кызыклы вакытлар дип саный.
Бер вакытны Үләмәгә карплар тотарга барган идек. 3-4 кармакны сакларга кушты. Карыйм, берьюлы икесе дә «шалтырый» башлады. Моны күреп алып, кармакны тарттым. Кармак су астындагы агачка эләгеп калды да, әтигә кычкырдым: «Әти-и! Чишен дә чум! Тизрәк!» Ул тиз генә суга сикерде дә, балыкны кармактан ычкындырып, кулында кысып тотты. Ә кармак үзенең аягына эләгеп калды. Корыга шулай сөйрәп менгезде. Шул рәвешле «балыкны коткардык».
Әти күрмәгәндә балык чирткән вакытлар күп булды. Инде ничә тапкыр кармакны җилкәмә асып, тауга таба чапканым булды. Башкача сөйрәп булмый! Көч җитми иде, – ди кызы Ильнара.
- Үләмә – Татарстандагы елга, Зөя елгасының уң кушылдыгы.
«Интертат» балыкчы хатыннары белән сөйләште һәм ирләренең шөгыленә карата фикерләрен белде:
Айсылу, Мамадыш:
Иремнең «балыкка киттем» дигән хәбәрен бик авыр кабул итәм. Күз алдында шунда ук үземнең төнгә кадәр балык чистартып торганым килеп баса. Без ул темага гел талашабыз. «Барма!» – дип карыйм. Соңгы арада бөтенләй, әйткән сүзләрне ишетмәмешкә салышып, тыныч кына чыгып китә. Алып кайткан балыгын үзе чистартса, аның бу шөгыленә бер сүзем дә булмас иде. Миңа киртәгә чыгып, терлек астын көрәве күпкә кулайрак. Ул «хуш исле» балыкны чистартканчы.
Гүзәл, Казан:
Балык тотуның нәрсәсен күрәләрдер. Тынычлык эзләп чыгып китәләрме алар? Гомеремдә бер тапкыр җәй көне барып кайткан идем аның белән. Барганыма үкендем. Ничек шулай бакалар тавышы, бөҗәкләр, чикерткәләр чыгарган авазларны тыңлап басып тора ул? Балык эләккәнен көтәргә түземлегем җитми. «Кайтыйк, кайтыйк», – дип, ялындым. «Бар, кайтып кит!» – дип акырды. Шуннан соң хәтерем калды. Иң мөһиме, аның психын балыкны көтү түгел, ә мин чыгарам икән, имеш.
Ләйсән, Питрәч:
Ирем балыкчы иде. 5 ел элек аерылыштык. Әлбәттә, балык өчен генә түгел инде ул. Әмма ул минем көнче булуымны күтәрә алмады. Атнасына 3 мәртәбә кармагын тота да, «балыкка» дип чыгып китә. Күп очракта буш кул белән кайта. Мин әйтәм: «Кая соң балыгың?» Мин әле дә шикләнәм әле ул вакытлардан. Балык тотканмы ул анда, яки башка нәрсәме…
Фәнзилә, Кукмара:
Балыкка ирем белән икәү йөрибез. Күпме акча түккәнбездер инде… Башта ул «өйрәтәм» дигәндә, мин каршы идем. Аннары беренче балыгымны тартып чыгаргач, кызыксыну уянды. Ул мескен балыкны сөйрәп чыгардым да, кармагымны каушавымнан әйләндерә башладым. Табышым кармагы белән агачка эләгеп калды. Ирем егыла-егыла көлә, мин нишләргә белмим тегендә. Русча әйткәндә, истерика! Ул вакыйганы бөтен кешегә сөйләп чыктым бугай инде.
Алсу, Казан:
Ирем белән балык тотканда таныштык. Мине яшүсмер вакытта әти балыкка алып бара иде. Шул күл буенда егетләр дә балык тотып басып тордылар. Алар безнең янга килеп, әтинең кулын кысты. Шунда мине күреп алган бу.
Яшь чакта безне «балыкчылар гаиләсе» дип атап була иде. Соңгы арада ирем үзем генә бара. Мәшәкать күп бит. Чыгып киткәндә: «Киттем. Тынычланып керәм», – дип әйтә. Хатын-кызлар өйдә дә йога белән шөгыльләнә ала. Ә ирләргә нишләргә кирәк? Алдан телевизор карап булса да вакытын уздыра иде. Андагы хәбәрләрне тыңлап, тынычланырсың, ди, хәзер.