news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Балтам бар» - Хәмдүнә Тимергалиева кемнәрне кыйнаганын сөйләде

«Бер-ике музыкантны кыйнадым, әйдәп бапучы артистны тибеп очырдым», — дип искә ала җырчы.

news_top
«Балтам бар» - Хәмдүнә Тимергалиева кемнәрне кыйнаганын сөйләде
Рамил Гали

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева ТНВ каналына интервью биргән. Бу турыда каналның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә.

«Усал дисәләр дә, усал түгел мин. Ләкин төнлә өйгә керә башласалар, балтам бар», — ди Хәмдүнә апа һәм баскыч астыннан кызыл саплы балта тартып чыгара.

«Себердәге тайгада Агафья бар, монда Казанда урманда Хәмдүнә бар. Борыч та бар. Килеп кергән кеше булса, күзенә кызыл борыч сибәм», — ди ул.

Хәмдүнә апа яшьлек хатирәләрен дә яңарта. «Мин артистлар тирәлеген белмим. Теләсә ничек мыскыл итә башладылар, мин каршы торырна керештем. Бер-ике музыкантны да кыйнадым. Исемен әйтмим — бер әйдәп баручы артистны да тибеп очырдым. Илһам абый төркемендә эшләгәндә шикаять тә яздылар», — дип искә ала җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар