Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтачтан Шамил турында хезмәттәшләре: «Безнең зур терәгебез булды, терәгебезне югалттык»

«Улымны өйдә 15 минут кына тоттылар. Аңарчы 1 ел да 7 ай күрмәгән идем, шуңа күрә мулла йөзен ачып күрсәтергә булды. Гәүдәсен өч тапкыр сыйпадым, «Улым, матурым, бәхил бул миннән...» – дидем. Калганнарын хәтерләмим, янымнан тотып кына йөрттеләр, гел укол кадап тордылар...»

news_top_970_100
Балтачтан Шамил турында хезмәттәшләре: «Безнең зур терәгебез булды, терәгебезне югалттык»
Рәхмәтуллиннарның шәхси архивыннан

«Снаряд кыйпылчыгы тәрәзәдән кереп яралаган»

Балтач районы Арбор авылында яшәүче Рәмзия Рәхмәтуллина белән күз яшьләре аша сөйләштек. Аның белән аралашканнан соң үземнең дә җан урыныннан купты, әни кешенең олы хәсрәтен әйтеп-аңлатып бетереп булмый. Улы Шамилгә 9 гыйнварда 32 яшь тулырга тиеш булган, ә 4 гыйнварда авылына алып кайтып җирләгәннәр.

Аңарчы егет әти-әнисенә өй эчен ремонтларга акча җибәргән, өйләнергә җыенуын әйткән, «Әти, тиздән кайтам, синең белән икәү Гает намазларына мәчеткә йөри торган булырбыз», – дигән. Быелның сентябрендә хәрби кеше буларак пенсиягә чыгып, өенә кайтырга хыялланган, насыйп булмаган...

– Шамил мәктәп елларыннан ук хәрби кеше булырга хыялланды. Берара «Суворов училищесына керәм» дип тә йөргән иде – җибәрмәдем, – ди әнисе Рәмзия Рәхмәтуллина. – Классында да иң кечкенә буйлысы, беркемне рәнҗетми торган малай иде. Мәктәптән соң ПТУда укыды, 2009 елда армиягә китте. Аннан кайткач, Казандагы дары заводында кинолог булды. Чечняда 8 ай хезмәт итеп, аннан ветеран булып кайтты.

Соңгы берничә елын Таҗикстанда хезмәт итте, анда Әфганстан белән чикне сакладылар. Ялгышмасам, 1 ел хезмәте 3 елга саналды. Ә 2022 елның 4 августында Украинага җибәрделәр. Тагын 1 ел хезмәт иткәннән соң, сентябрьдә пенсиягә чыгарга тиеш иде. «Шушында гына пенсиягә чыгам», – диде.

Украинадагы хәрби хезмәтен сөйли идеме?

Бик сөйләмәде, кайсы шәһәрдә икәнен дә белмәдем, аларга әйтергә дә ярамый бит. Ләкин беренче көннәрдән үк алгы линиядә булды. Кайвакыт көн саен шалтыратты, кайвакыт 1,5 ай сөйләшмичә тордык. Борчылмаска куша иде. Броньле КамАЗ машинасын йөрткәнен белә идем, «Офицерларны йөртәм», – дигәне дә булды.

Соңгы тапкыр кайчан сөйләштегез?

21 декабрьдә көндезге 2ләр тирәсендә шалтыратты. Әле аптырап киттем, гадәттә, кич кенә сөйләшә ала иде. Кафеда утырганын аңлап алдым. «Әни, 1 сәгатьтән – башка шәһәргә, аннан соң тегендә китәм», – диде. Аңарчы, машинасын ремонтларга дип, фронтның алгы сызыгыннан китеп торган иде. 23е кичке 4тә кабат шалтыратып: «Әни, китәм, анда элемтә булмас инде», – диде. Соңгы сөйләшүебез шул булды. Украинага киткәненә 5 ай иде.

Вакыйга ничек булган, сөйләделәрме?

Әйе, анда безнең район егетләре тагын бар. Яралануы 24 декабрьдә булган. Снаряд төшкән вакытта Шамил өй эчендә булган. Ул өйдә алар чәй эчә, ял итә торган булганнар, дип аңладым. Снаряд кыйпылчыгы тәрәзәдән кергәнме, көчле дулкыны белән башын стенага китереп бәргәнме, анысын төгәл әйтә алмыйм.

Шамилне идәндә яткан килеш күреп алганнар. Бер кулында – граната, икенчесендә фонарь икән. Канаган җире дә юк, ди. Дәшеп караганнар, ул җавап бирмәгән. Шуннан башын күтәргәннәр – авызыннан кан киткән. Аннары госпитальгә алып киткәннәр, 30 декабрьдә көндезге 12ләрдә Санкт-Петербург госпиталендә өзелгән.

 

Фото: © Зөһрә Нургалиеваның социаль челтәреннән

Сезгә ничек хәбәр иттеләр?

Үлүен 31 декабрьдә районга шалтыратып хәбәр иткәннәр. «Бер көн тынычлап йокласыннар», – дип, хәрби комиссар ул көнне безгә килмәгән. Икенче көнне, 1 гыйнварда: «Бу кадәр авыр йөк йөртеп булмый», – дип, килергә ниятләгән. Кичке якта военком, район башкарма комитеты җитәкчесе, авыл җирлеге рәисе, авыл хуҗалыгы рәисе, фельдшер – бергәләшеп килеп керделәр. Хәбәр иткәч, фельдшер шундук укол кадады. Бердәнбер, карап торган улыбыз иде. Әрәм булды. Еламаган бер көнем юк…

Озак көттегезме?

Тиз кайтардылар, 4 гыйнварда кайтты, шул ук көнне җирләп тә куйдык. Медицина белешмәсе бар иде, анысын безгә күрсәтеп тормадылар. Юып, кәфенләп җирләдек. Анда үлгәннәрне ярмыйлар бит инде. Юганнан соң мәетнең йөзен ачмыйлар, гадәттә. Тик авылыбыз мулласы: «1 ел да 7 ай күрмәгәнсез, ачыйк», – диде. 15 минутлап өйдә торды. Урамда кешегә күрсәтмәдек, андагы халыкның исәбе-хисабы юк, Сабантуй кебек иде.

Бергә укыган иптәш малайлары алдыма тезелешеп басты. «Безне таныйсызмы, Шамил белән бергә укыган идек», – диләр. Кая анда кеше таныйм инде! Үземә гел укол кадап тордылар, янымнан тотып кына йөрттеләр. Гәүдәсен 3 тапкыр сыйпап, «Улым, матурым, бәхил бул миннән...» – дидем. Калганын – өчесен, җидесен үткәннәрне дә хәтерләмим. Барысы да төш сыман гына узды, әле дә тынычланып булмый. Авылдашлар да нык ярдәм итте, аларга рәхмәт.

Төшегезгә керәме?

Миңа кергәне юк. Дусларына матур, исән булып кергән.

Шамил нинди егет иде?

Бер кешегә зыяны тимәде. Үзе дә сүгенми, кеше сүгенгәнне дә яратмый торган кеше иде. Шамил белән бергә хезмәт иткән егетләр дә шалтыратып, хәл белеп, аның турында әле дә сөйли. «Ул теләсә кайсы ситуациядән чыгу җаен таба торган, зирәк, җиңел егет иде. Безнең зур терәгебез булды, терәгебезне югалттык», – диешәләр, шундый малай үстергәнгә рәхмәт әйтәләр. «Тегендә» дә әйбәт кешеләр кирәктер инде, – диде Рәмзия апа, кабат елап җибәреп.

«Башы, авыз тирәсе генә тегелгән иде»

Шамилнең бертуган сеңлесе Лилия Зәйнуллина белән сөйләшеп алдык.

 

Фото: © Лилия Зәйнуллинаның шәхси архивыннан

Шамил безне борчымаска тырыша, хәрби хезмәтен бик сөйләми иде. Украинада баштарак: «Ашау бик юк», – дигәне булды, соңыннан гуманитар ярдәм килүен әйтте, «нормально» дия иде. Миңа: «Машина йөртәм, вак-төяк эшлим, арттарак без», – дип әйтеп килде, алгы рәтләрдә икәнен сиздермәскә, борчымаска тырышкандыр инде. Ачык кеше булды, иптәшләре дә күп иде.

Шамил өйләнергә дә йөргән икән?

Әйе, ләкин йөргән кызы белән таныштырырга өлгермәде. Әнигә генә: «Кайткач өйләнәм», – дигән булган.

Сизендегезме?

31е көнне кәефем юк иде, бәйрәм табынына утырасым да килмәде. Шул сизенү булды микән... Шамил 30 декабрьдә үлгән булган бит инде.

Гәүдәсендә яралары бар идеме?

Башы, авыз тирәсе генә тегелгән иде. Операция булган, дип аңладык. Болай гәүдәсе, аяк-куллары исән-сау иде... Күмәргә килгән кешеләрнең яртысын танымадык, кеше шундый күп иде.

Яшь аермагыз күпме, гел бергә үскәнсездер?

2 яшь аерма. Шамил кечкенәдән хәрби булырга теләде. Безнең нәселдә әти ягыннан да, әни ягыннан да хәрбиләр бар. Бәлки, ул канга да сеңгәндер. Барыбер, үзе теләгәнчә хәрби булды.

Гел бергә булдык, якын идек. Мин Казанда торам, кияүдә, кызым бар. Шамил Казанда эшләгәндә: «Безнең янда гына тор», – дип әйтә идем. Үзе дә һәрвакыт ярдәм итү ягын карады: «Мин кайтканчы ремонт ясый башлагыз», – дип, әти-әнигә акча да җибәреп куйган иде. Яңа ел ялларында шул ремонт эшенә әкренләп тотынырбыз, дигән идек, – диде Лилия Зәйнуллина.

«Шамил гел зур планнар корып яшәде»

Шамил Рәхмәтуллинның сыйныфташы Зөһрә Нургалиева социаль челтәрдәге битенә:

«Украинада барган махсус хәрби операция барышында сыйныфташым, авылдашым Рәхмәтуллин Шамил Рифат улының гомере өзелде... Сүзләр артык. Баласын салкын җир куенына салган, 2 елга якын газизен күрмичә, инде кайтыр көннәрен бармак бөгеп санап көткән ата-ананы юатыр чара юк.

Сөйгәнем белән кавышам, ниһаять, бергә булачакбыз, дип өметләнгән сөйгән ярга да бик авыр...

Барлык туганнарына, авылдашларга, райондашларга авыр кайгы. Җиребез газизләре сугыш кырында булган бөтен аналар авазы белән ыңгырашып елаган кебек.

Рухың шат булсын, Ватаныбызның кыю улы – Шамилебез. Әтисе Рифат абый, әнисе Рәмзия апа, сеңлесе Лилия, сөйгән кызы һәм барлык якыннарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен, әти-әнисен тигезлектән аермасын, бер-берсенә терәк булып яшәргә насыйп итсен», – дип язып куйган.

 

Фото: © Зөһрә Нургалиеваның шәхси архивыннан

Зөһрә белән аралашып алдык.

Мәктәп елларында Шамил тыныч, үзе башлап конфликтка керми торган, ярдәмчел егет иде. Һәрвакыт иң алдагы партада утыра, ярты гәүдәсе белән партага ятып, сул кулы белән яза иде.

Сәбәп табып армиядән качып калу уенда да булмагандыр, кәефсезләнмәде, яше тулуга китте. Аннан кайтканнан соң, контракт төзеп эшли башлады. Ялга кайткан вакытта бернидән зарланмады, сайлаган юлыннан канәгать булды, – дип искә алды ул классташын.

Шамил бик акыллы, ярдәмчел егет иде. Зур планнар корып яшәде. Гел әти-әнисенә булышып торды. Сентябрь аенда кайтырга тиеш булган. Кайткач, өй эчендә ремонт ясап китәрмен, дигән. Соңгы тапкыр 2 ел элек август аенда аралашкан идек, – дип уртаклашты күршесе Чулпан Әүхәдиева.

«Мең мәртәбә гафу итегез, юату сүзләре таба алмыйм...»

Шамил Рәхмәтуллинның укытучысы Руфия Мифтахова да үзенең хис-кичерешләре белән бүлеште.

Һәр кеше Яңа елга яңа өметләр, яхшы хәбәрләргә ышаныч белән аяк баса... Өр-яңа елның беренче көнендә капкаларын кайгы шакыганнарны ничек юатырга?! Ил өстендәге кара болытның таралуын көтеп, улларының исән-сау әйләнеп кайтуына өмет итеп яшәгән ата-ананың хәсрәтен ничек җиңеләйтергә?!

Авылдашыбыз Шамилнең һәлак булуы турындагы хәбәр – авылны, инде ничә солдатын югалткан Арборны, янәдән хәсрәт утына салды... Шамил – сыйныфта иң тыныч, иң тырыш егетләрнең берсе иде. Беркайчан да үзе башлап иптәшләрен рәнҗетмәс, үпкәләтмәс. Малайлар белән шукланып алсалар да, беркайчан да әләкләмәс, кемнедер гаепләмәс. Кулындагы соңгы карандашын сындырып дустына бирә торган ярдәмчел, мәрхәмәтле, сабыр. Укытучыларны чын ихлас хөрмәт итүче, «апа», «абый» дип өзелеп торучы укучыбыз безнең...

Кинолог буларак, без аны мәктәпкә очрашуга чакырдык. Ул вакытта инде ул беренче партада утырып, тырыша-тырыша, сул кулы белән эре хәрефләр язучы укучы малай түгел, ә үз эшен яратучы, туган иленә тугрылыклы хәрби кеше иде. Тик шул ук эчкерсез, гади, тыйнак, бик мәрхәмәтле булып кала белгәненә бик сокландык Шамилнең... Менә шул сөйкемле Шамилебез һәлак булган...

Бердәнбер улыбыз гаилә корыр, оныклар белән шау-гөр килеп яшәрбез, дип салган төзек-матур йорт ишегалдында олы хәсрәте белән күзгә-күз калган әтине ничек юатырга?! Мәңге сүнмәс утка чорналган әнигә нинди сүзләр табарга?! Ничек ярдәм итәргә?! Мең мәртәбә гафу итегез, юату сүзләре таба алмыйм...

Рифат абый белән Рәмзия апа, бу сүзләр Шамилнең барлык укытучылары, сыйныфташлары, аларның әти-әниләре, авылдашлар исеменнән. Авыл халкының бик матур гадәте бар – кайгы килгәндә бердәм күтәрешәләр. Бу юлы да шулай мәрхәмәтле булыйк. Саф күңелле, ачык йөзле, искиткеч мәрхәмәтле Шамилебез бездән риза булсын! Урының җәннәттә булсын, балакай…

 

Фото: © Лилия Зәйнуллинаның шәхси архивыннан

«Күктә очса ак күгәрчен, белегез, мин булырмын...»

Рәхмәтуллин Шамил Рифат улының якты истәлегенә багышлап, сыйныфташы Зөһрә Нургалиева бәет язган.

Бисмилла белән башладым

Бәетемнең башларын.

Туган илгә дә кайталмый

Бетте ашар ашларым.

Ватанны сакларга диеп

Бурыч куйдым үземә.

Соңгы сулышыма кадәр

Тордым әйткән сүземдә.

Күпме илләр, күпме җирләр

Гиздем, тынычлык саклап.

Сугыш кырында җан бирдем,

Биргән антымны аклап.

Җилләр исә, җилләр исә

Газиз туган ягымнан.

Явыз дошман шартлаткычы

Очты минем янымнан.

Алда шартлау, артта шартлау –

Дөп тә дөп тибә йөрәк.

Башым яраланган чакта

Авыр булды бигрәк.

Су буендагы таллыкта

Сайрамас ла сандугач.

Рухыма дога кылыгыз,

Җомга иртәсе тугач.

Әткәм-әнкәм, сезне уйлап,

Соң тапкыр алдым сулыш.

Сезнең белән күрештерми

Гомерем өзде сугыш.

Иртән кояш чыккан чакта

Нуры җиргә сибелә.

Җыелып искә алсагыз,

Минем рухым сөенә.

Иртән иртүк, кабаланып,

Аш салырсың, әнием.

Кайтмый калмас, кайтыр диеп

Көтәрсеңдер, әтием.

Кышын буран дулаганда

Елар инде җаныгыз.

Әткәм-әнкәм, туганнарым,

Бәхил булып калыгыз.

Сеңелкәшем Лилия, җаным,

Сабыр бул, бик елама.

Әти-әнигә терәк бул,

Авыр уйлар уйлама.

Сөйгән ярым, ачуланма,

Никахыбыз өзелде.

Никахка килер туганнар

Мәетемә тезелде.

Җылы яңгыр яуган чакта,

Күккә карап багыгыз.

Авылдашлар, җан дусларым,

Мине искә алыгыз.

Күктә очса ак күгәрчен,

Белегез, мин булырмын.

Илебезгә тыныч тормыш,

Бәхет теләп торырмын.

Шамилнең әти-әнисе Рәмзия һәм Рифат Рәхмәтуллиннарның, сеңлесе Лилия, барлык туганнары, якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Шамилнең урыны оҗмахта булсын, бүтән әти-әниләргә мондый хәсрәтләр килмәсен, дөньялар тыныч булсын иде.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2023
    Исемсез
    Тыныч йокла, Классташ. Урынын жэнэттэ булсын. Син чын герой....
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100