Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтачтан ирле-хатынлы Илүзә һәм Инсаф Нуриевлар хәрби операциягә киткән

news_top_970_100
Балтачтан ирле-хатынлы Илүзә һәм Инсаф Нуриевлар хәрби операциягә киткән
Фото: © ГТРК "Татарстан" телеканалы видеосыннан скриншот

Балтач кызы, балалар клиник хастаханәсенең кан салу үзәгендә шәфкать туташы булып эшләгән Илүзә Нуриева (Солтанова) тормыш иптәше Инсаф белән Донбаска китте. Бу хакта ГТРК «Татарстан» ролик төшергән, алар хакында «Хезмәт» газетасы журналисты Гөлзидә Газизуллина да яза.

– Без барысын да ныклап уйладык, фронттагыларга медиклар ярдәме бик кирәк, – ди Илүзә.

«Күптән түгел генә медицина көллиятен тәмамлап, балалар клиник хастаханәсендә эшли башлаган Илүзә өчен бу сәфәр – тәүге мөһим тәҗрибә. Ә тормыш иптәше Инсафның махсус хәрби операция зонасына икенче мәртәбә баруы. Инсаф Нуриев – тәҗрибәле волонтер һәм «Яшь гвардия» активисты. Шәһәр хастаханәсендәге эшеннән тыш, ул Мариуполь хастаханәсендә атышта зыян күрүчеләргә дә ярдәм иткән. Инсаф сүзләренчә, бу сәфәр аның өчен әхлакый бурыч үтәү булып тора. «2 атна әз дә кебек, әмма ялгызыңа гына бик авыр. Бигрәк тә элемтәгә чыкмаган вакытларында, ә монда мин, ичмасам, аның янәшә икәнен белеп торам», – дип сөйләгән Илүзә ГТРК «Татарстан» телеканалына.

«Нуриевларның туганнары да борчыла, әмма «кайнар ноктада» да аларның бергә булу теләген хуплый. «Төрле икеләнүләр булмасын өчен, Инсафка, киңәшләшер алдыннан, «башта үзең өчен хәл ит итеп куй» дип әйтә идем», – дип сөйләгән Инсафның әбисе Венера Гыйниятова.

Башта гаилә Кисловодскига бара, шуннан Донбасска китәчәк. Китәр алдыннан волонтерларның барысы да табиб ярдәме курслары узган. «Бу күнекмәләр алгы сафта күбрәк кешенең гомерен саклап калсын өчен, һәр гамәлне автоматлаштырганчы кабатлаган. Нуриевларга имин сәфәрләр, туган якларга, якыннары янына исән-имин кайтуларын теләп калабыз», – диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100