news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балтачлылар махсус операциягә китүче якташларына ярдәм җыешкан

news_top
Балтачлылар махсус операциягә китүче якташларына ярдәм җыешкан
"Хезмәт" газетасы сайтыннан алынды

Балтач районы халкы, үзләре фикерләп, махсус операциягә китүчеләргә ярдәм итәргә булган. 200 мең сумга якын акча җыешып, медицина кирәк-яраклары җыелмасы, җылы эчке киемнәр һәм башка кирәкле әйберләр алып, аларны китүчеләргә тапшырганнар. Бу хакта районның «Хезмәт» газетасы хәбәр итә.

Алдан китүчеләргә дә, җыелу урынына барып, бу әйберләр бирелгән. Алар, үз чиратында, ярдәм кулы сузган райондашларга рәхмәтләрен җиткерәләр. Ил төкерсә күл булыр, ди халык. Авыр вакытта бер-беребезне ярдәмнән ташламыйк, дип яза газета. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар