Балтачта коточкыч авария: бер кеше үлгән, дүрт кеше имгәнгән
Кичә иртәнге сәгатьләрдә Дорга авылы янында коточкыч юл һәлакәте булган.
Лада һәм Шевроле машиналары бәрелешү нәтиҗәсендә, иномаркада утырган пассажир һәлак булган, дүрт кешене хастаханәгә озатканнар.
Бу турыда "Хезмәт" сайты Балтач ЮХИДИ бүлегенә сылтама белән хәбәр итте.