news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балтачта кеше талап качкан ир Чаллыда коньяк урлаган һәм балалы хатынга һөҗүм иткәндә кулга алынган

Хокук саклау органнарыннан качып йөргән ирне Чаллыда шәхси сак хезмәте тоткарлаган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

news_top
Балтачта кеше талап качкан ир Чаллыда коньяк урлаган һәм балалы хатынга һөҗүм иткәндә кулга алынган
Чаллы шәһәренең Вахитов проспектындагы кибеттә сигнализация эшли башлый. Бер ир, кассада түләмичә урамга ташлана. Сакчы аның артыннан йөгерә. 

Әмма карак ерак китә алмый. Соңыннан ачыкланганча, бу ир кибеттән кыйбатлы коньяк урлаган һәм йөгереп качмакчы булган. Урамнан үтеп барган балалы хатынның коляскасына тибеп киткән. Моны күргән ир-егетләр аны туктата, җинаятьче каршылык күрсәткәч, аны кыйный башлыйлар. 

Сакчы аның "самосудтан" коткара, полиция килгәнче аны богаулап кибет складына ябып куялар. 

Полицейскийлар коньяк яраткан "герой"ның Балтачта кеше талаган өчен хөкемнән качып йөргән кеше булуын ачыклыйлар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар