news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балтач Сабантуенда арбалы ат кешеләр өстенә барып кергән — видео

Шаһитлар берничә кеше имгәнгәнүен хәбәр итте.

news_top
Балтач Сабантуенда арбалы ат кешеләр өстенә барып кергән — видео

Балтач бистәсендә бүгенге Сабантуйда гадәттән тыш хәл булган. Бу турыда Татарстан 24 хәбәр итте.

Җигүле ат бәйрәмгә килгән кешеләр өстенә барып кергән. Әлеге вакыйга кадрлары социаль челтәрләрдә таралды. 

Видеодан күренгәнчә, арбалы ат зур тизлектә барган килеш тамаша караучыларга бәрелә. Кычкырышкан тавышлар ишетелә.

«Берничә кеше имгәнгән, аларның берсен хастаханәгә алып киткәннәр», диелә бу хәбәрдә.

Соңрак «Татар-информ» агентлыгы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр иткәнчә, әлеге вакыйгада 15 яшьлек үсмер имгәнгән. Аны Балтач район хастаханәсенә китергәннәр. Табиблар карагач, баланы амбулаториядә дәвалану өчен өенә кайтарып җибәргәннәр. Үсмерне хастаханәгә салу таләп ителмәгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар