news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балтач районы Алан авылында сугыш ветеранын үзенчәлекле итеп котлаганнар

Авылда бер генә ветеран — 94 яшьлек Габделгани Нәҗипов яши.

news_top
Балтач районы Алан авылында сугыш ветеранын үзенчәлекле итеп котлаганнар

Балтач районы Алан авылында сугыш ветераны Габделгани Нәҗиповны үзенчәлекле итеп котлаганнар.

Авылда бер генә ветеран — 94 яшьлек Габделгани Нәҗипов яши. Район үзәгеннән махсус автомобиль килгән, ул Җиңү көне символикасы белән бизәлгән.

Ветеран хөрмәтенә «Җиңү көне» җырын башкарганнар һәм сугыш чоры тематикасына бию башкарылган.

Авылда шулай ук ике тыл ветераны — Зәйтүнә Мотыйгуллина һәм Мөнирә Хафизова яши. Бәйрәм көнне аларны да котладык диде “Бөрбаш” хуҗалыгының Алан авылы идарәчесе Таһир Хисаметдинов.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар