«Балтач кына димәгез!» Район үзәгендәге корпоративка стриптиз биюче кызны чакырганнар
Район үзәгендәге оешма Яңа елны үзенчәлекле итеп билгеләп үткән.
Балтачтагы оешмаларның берсе яңа ел корпоративын үзенчәлекле итеп билгеләп үткән. Башта Филүс Каһиров репертуарындагы җырларны башкаручыны чакырганнар. Аннан соң шәрык биюләрен тәкъдим иткәннәр, азактан стриптиз биюче кыз чаккан.
Стриптиз биюче Руслана, бәйрәм иткән ирләрнең берсен чакырып чыгарып, аның белән бии һәм чишенә. Кызга "әйдә, әйдә" дип көч биреп торалар.
Балтач төркемнәрендә моның белән горурланып «Балтач кына димәгез!» дип язалар.