Башкортстанның Балтач районында коточкыч янгында әтиле-уллы 2 ир-ат һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Бүген Яңа Ямурза авылында шәхси йортта янгын чыга. Биредә тактадан ясалган верандасы белән өйгә ут каба. Янгын 63 квадрат метр мәйданда була
Урынга килгән коткаручылар утны сүндерә. Хәрабәләрне актарган чакта, 2 ир-атның мәетен табалар, диелә хәбәрдә.