Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтач районында 19 яшьлек егетнең иңбашына агач борыс кергән һәм аркылы тишеп чыккан

news_top_970_100

Татарстанның Республика клиник хастаханәсе табиблары 19 яшьлек егетне коткарган. Аның иңбашына агач борыс кергән һәм аркылы чыккан. Бу турыда клиниканың матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Егет иске корылманы сүтә. Бер мизгелдә аның өстенә стена ава, борыс егетнең иңбашына кереп тишеп чыга. Имгәнгән егетне Балтач районыннан санавиация белән РКБ травмотология үзәгенә китерәләр. 

«Егетнең умрау сөяге бик катлаулы итеп сынган, башы бәрелгән, таз-бот сөякләре сынган. Могҗиза белән генә аның үпкәләренә дә, җитди артерияләренә дә зыян килмәгән», - дип аңлатканнар хастаханәдә.

Табиблар аңа операция ясаган, ул авыр хәлдә, реанимациядә ята. Табиблар сүзләренчә, тормыш өчен әһәмиятле булган органнарына, кан тамырларына зыян килмәгән, тик инфекция таралу куркынычы бар. Хәзер аның гомере өчен табиблар көрәшә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 6 май 2022
    Исемсез
    Исән имин була күрсен
  • 6 май 2022
    Исемсез
    Исан сау терелергэ язсын, мондый хәлне беркемгэ курсэтмэсен
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100