Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтач районы Сосна авылында янгын: «Җыештырып кына бетердем, янып та бетте»

Балтач районы Сосна авылында яшәүче алты кешелек Нәҗиповлар гаиләсе янгын аркасында йортсыз кала. Әле бер атна элек кенә йортның түбәсен яңарткан булалар.

news_top_970_100
Балтач районы Сосна авылында янгын: «Җыештырып кына бетердем, янып та бетте»
Фәнил Нәҗиповның шәхси архивыннан

Нәҗиповлар гаиләсенә бәла көтмәгәндә килә: янгын аркасында алар йортсыз кала. Фаҗига 14 июль көнне кичке сәгать унынчы яртыда була.

Мин мунчадан чыккан гына идем, – дип сөйли башлады Фәнил Нәҗипов. – Әни балаларны йоклатты да, утны сүндергәч, тәрәзәдән гаражда бер ут күргән. Ул кабельнең тышы янып, эреп барган һәм тамып торган. Тәрәзәдән шул бер сүнеп, бер янып күренгән. Әни миңа: «Берәр әйбереңне заряд җыярга куйган идеңме әллә», – дигәч үк, мин гаражга чыгып чаптым.

Мин кергәч үк кабель асылынып төшеп, ишек буенда торган кәнәфигә төште дә, аңа ут капты. Шуннан соң тиз генә гаражда торган машинаны чыгарырга тотындым. Ут беткән иде инде. Гараж ишеген каерып ачып, тизрәк машинаны чыгарып куйдым. Фарасы, алгы бамперы ут кызуыннан эрегән инде. Һава кергәч, гаражда ут күтәрелде. Шул арада күршем шланг белән чыгып, су сибә башлады, – ди ул.

Янгын сүндерү хезмәте килгәнче ут өйгә күчә. Алар килеп сүндерә башлаганчы, өйнең яртысы янган була инде. Башта ут йортның түбәсен камап ала. Бер атна элек кенә Фәнил йортның түбәсен яңадан эшләткән була.

Ишегалды ягына йортка өстәп янкорма ясаткан идем. Түбәне җәйсәк, тәбәнәк буласы иде, шуңа әле менә яңа гына күтәртеп эшләдек. Әйбәтләп эшләп бетергән генә идек. Җыештырып кына бетергән идем, янып та бетте, – дип сыкрана Фәнил.

 

Фото: © Фәнил Нәҗиповның шәхси архивыннан

«Өебез торырлык түгел»

Нәҗиповлар бу йортта алты кеше торалар: Фәнил, хатыны Гөлшат, аларның берсеннән-берсе кечкенә ике балалары һәм Фәнилнең әти-әнисе. Янгын чыккан вакытта барлык гаилә әгъзалары да өйдә була, йокларга яткан чаклары була. Ут чыгуга ук, Фәнилнең әнисе, ике һәм өч яшьлек балаларны алып, күршеләренә чаба.

Йорттан әйберләребезне дә алып чыгып өлгермәдек. Документларны коткардык, бераз кием-салым калды. Өйдә рәтле әйбер калмады инде, барысы да кабарынган, кәкрәеп беткән, утта эрегән. Суыткычны да алып чыгып маташтылар, тик аны өстерәп, әйләндереп, ватылып бетте.

Киемнәрнең дә күбесен ташларга туры килде. Анда бит нинди генә су акмады, күмер... Юып карадык, бетмәде. Үзебезнең бүлмәдә урын-җирләре дә, бала караваты да янган иде. Балалар, Аллага шөкер, курыкмадылар, берни аңламадылар. Хәзер генә «Безнең уенчыклар кая соң?» – дип сорыйлар үзләре.

Йорт хуҗасы сөйләве буенча, каралты-кураларына ут әллә ни тимәгән. Бер чатына ут үрмәләп маташса да, янгын сүндерүчеләр бакча ягыннан кереп су сиптереп, саклап кала алганнар. Күршеләренә дә ут тимәгән диярлек.

Күршеләребез белән безнең гараж арасы бер метр, көйгән урыннары булса да, алай зыянлы түгел. Ут анда да күчмәсен дип, янгын сүндерүчеләр су сибеп тордылар.

Безнең йорт торырлык түгел, сазлык анда хәзер. Аны торгыза башласак, ул бура өйнең икешәр бүрәнәсен алып атарга туры киләчәк. Аш бүлмәсе кирпечтән салынган иде. Янгыннан кызып, чатнап беткән. Аның да бер ягын тәрәзә төбенә кадәр ишеп, шуны кире өясе була. Хәзер менә яртысын сүттек инде. Идәнне дә тулысынча ачып эшләргә кирәк, анда өй астында да су хәзер, – ди Фәнил.

«Ел саен сынау»

Бүген Нәҗиповлар гаиләсе авылларындагы бер буш өйдә яшәп торалар. Фәнил Нәҗиповның үзен дә тормыш сынап кына тора. Узган елны гына хатыны юл һәлакәтенә эләгеп, Фәнил әле ике яше дә тулмаган кечкенә бала белән торып кала. Быел кечкенә улы булган Гөлшат исемле хатынга өйләнә. Тормышлар җайланып киткәндә генә тагын бәла – янгын.

Аллага шөкер, балалар икесе бергә бик тату торалар, уйныйлар. Мин кызыма «сиңа әни алып кайтам» дия идем. Беренче көннән үк хатынымны үз итте, «әни» диеп эндәште. Янгыннан үз әнисенең фотоларын да алып чыктым, бераз үскәч, күрсәтермен дим.

Фәнил Нәҗипов хәзерге вакытта ялгыз ата буларак, баласына 14 яшь тулганчы пенсиядә, эш булганда төрле эшләргә йөри. Хатыны Гөлшат хастаханәдә шәфкать туташы булып эшли. Фәнил хәзер ничек тә йортларын торгызырга тырыша.

Электр щитына яшен кергән, янгын шуннан чыккан дип аңлаттылар. Ул көнне кич тугызлар тирәсендә яшен уйный иде шул. Ут, яшен башта теге башка кадәр йөгергән дә, аннары мунчаның люстрасыннан ут чыгып, кире бу якка таба килгән. Без электр чыбыгын өйдән өзеп, урамга өстерәдек, әле шул вакытта да щитта һаман ут уйнап тора иде. Мунчаның түшәме янды, анда үзем су биеп тордым.

Түшәмнәрне чистарттык. Кичә генә материал алып кайта башладык. Иң беренче чиратта түбәне эшлисе иде инде. Бөтенесен берьюлы эшләп булмас, калганы тора-бара булыр инде, – ди ул төшенкелеккә бирелмәскә тырышып.

Янгыннан зыян күрүче гаиләгә ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат:

Карта шушы телефон номерына беркетелгән: 89027157339 (Назипов Фанил Фаилович)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100