news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балтач көрәшчесе Илназ Миңмуллин никах укыткан

news_top
Балтач көрәшчесе Илназ Миңмуллин никах укыткан
Илназ Миңмуллинның шәхси аккаунты

Көрәш буенча дөнья чемпионы Илназ Миңмуллин сөйгәне Сиринә белән никах укыткан. Ул бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итеп, фотолар керткән. 

Илназ сөйгәненә 2023 ел башында тәкъдим ясаган иде. Яшьләргә бәхет телибез!

Илназ Миңмуллин – Балтач районы Чепья авылыннан. Ул татарча көрәш буенча 65 кг үлчәү авырлыгында көрәшә. Татарстан, Россия һәм дөнья чемпионы, «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә уздырылган көрәш бәйгесе призеры.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар