Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балтач гимназиясе укучыларыннан хәрбиләргә клип: «Белеп булмый, әйдә, саубуллашыйк»

news_top_970_100
Балтач гимназиясе укучыларыннан хәрбиләргә клип: «Белеп булмый, әйдә, саубуллашыйк»
"Хезмәт"

Балтач гимназиясе укучылары «Саубуллашыйк» җырына клип төшергән. Бу хакта «Хезмәт» сайтында хәбәр ителә.

Клипта мәктәптә укучы кыз һәм малай җырлый. Анда дәрес барышы, Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләргә куелган элмә такта, хәрбиләр, хәрби техника һәм улын югалткан ата-ана сурәтләнгән.

Бу җыр – татар эстрадасы йолдызлары Зинира һәм Ризат Рамазановлар репертуарыннан, алар да клип төшергән иде.

Җырның авторлары – Рафаил Газизов һәм Айдар Тимербаев.

Җырчыларның клибында гел догада булучы әби-бабай, ковид белән авыручылар һәм аларны дәвалаучылар, махсус хәрби операциядә катнашучылар сурәтләнгән.

Зинира һәм Ризат Рамазановлар башкаруындагы җырның дөрес исеме «Саубуллашыйк», әмма ул YouTube каналына «Саубуллашмыйк» дип кертелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100