Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балта һәм пычаклары бар: Татарстанда сыйныфташларын үтерергә җыенган укучы тоткарланган

news_top_970_100
Балта һәм пычаклары бар: Татарстанда сыйныфташларын үтерергә җыенган укучы тоткарланган
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Кукмараның бер мәктәбендәге 15 яшьлек укучы үзе укыган мәктәпкә һөҗүм әзерләүдә шикләнелә, аны тоткарлаганнар.

Тикшерүчеләр фаразы буенча, яшүсмер 2022 елның языннан Кукмараның бер мәктәбенә һөҗүмгә әзерләнә. Ул интернеттан мәктәпләрдә күпләп үтерүләр турында барысын да укыган, корал табып була торган урыннарны эзләгән, кулдан шартлаткыч ясарга өйрәнгән һәм һөҗүм итәргә ниятләгән. Бу хакта «База» телеграм каналы язып чыкты.

Мәктәп укучысының өендә ике пычак, балта, ноутбук, «перцовый» баллон, балаклава, тактик перчаткалар һәм язулары булган дәфтәре табылган. Егет тулы гаиләдә яшәгән һәм беркайчан да исәптә тормаган. Яшүсмернең ишетү белән проблемалары булган, дип яза «Московский комсомолец». Егет ишетү аппаратыннан оялган һәм, аны каплар өчен, чәчләрен дә үстереп йөргән, дигән мәгълүмат бар.

«Татар-информ»га билгеле булганча, декабрьнең 20се тирәсендә егет янына хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп, аның белән профилактик әңгәмә үткәргән.

5 гыйнварда Тикшерү комитеты «2 һәм аннан да күбрәк кешене үтерүгә әзерлек» турында эш кузгаткан.

Исегезгә төшерәбез, әле декабрь аенда гына 14 яшьлек укучы кыз бала Брянск мәктәбендә коралдан ут ачты.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100