Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балта белән суккан: Башкортстанда 17 яшьлек кызны үтергән үсмерне хөкем иттеләр

news_top_970_100
Балта белән суккан: Башкортстанда 17 яшьлек кызны үтергән үсмерне хөкем иттеләр
"Башинформ" агентлыгы

Башкортстанның Зилаер районы суды 17 яшьлек кызны үтерүдә гаепләнгән балигъ булмаган егеткә хөкем карары чыгарды. Бу хакта «Башинформ» сайты яза.

Рәсми версия буенча, узган елның 9 августында Хәйбулла районындагы бер авыл янында бер төркем яшүсмер алкоголь эчемлекләр эчә. Төнлә, барысы да таралыша башлагач, 16 яшьлек егет кызны машинасында өенә кайтарып куярга тәкъдим итә. Юлда яшүсмерләр арасында низаг килеп чыга. Шуннан соң, егет кызны аулак урынга алып чыга, башына балта белән суга. Яраланган кыз вафат була, егет мәетне юлдан читкәрәк илтеп ташлый һәм үзе китә. Әмма борылып чыкканда, машинасына зыян китерә. Икенче көнне кызны туганнары эзли башлый, сүз уңаеннан, үтерүче егет тә эзләүдә актив катнаша. Озак та узмый, кызны үле килеш табалар, тикшерүчеләр шикләнелүче кешене тиз арада ачыклый.

«Башинформ»га вафат булган кызның туганы хәбәр иткәнчә, суд хөкем карары чыгарган. Яшүсмер егетне «аңлы рәвештә кеше үтерү» маддәсе буенча хөкем иткәннәр. Аны 8 елга ирегеннән мәхрүм итеп, тәрбия колониясенә җибәрәчәкләр. Шулай ук ул зыян күргән якка 1 млн сум мораль компенсация, җирләү һәм адвокат хезмәте өчен чыгымнарны дә түләргә тиеш була. Гаепләнүче балигъ булмаган, шуңа күрә компенсацияне аның законлы вәкилләре түләргә тиеш. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәгән.

Үтерелгән кызның әнисе хөкем карары белән килешмәгән, аны йомшак дип саный һәм апелляциягә бирергә җыена. Туганнары җинаятьчене кырысрак җәза бирә торган маддә буенча хөкем итүләрен тели.

«24 гыйнварда суд тыңлауларында ул үз гаебен таныды. Аның әнисе хөкем карарын йомшартуны сорады, улының әтисез үсүен, үзенең өлкән яшьтәге әти-әнисен ялгыз каравын һәм мораль компенсация суммасын киметүне үтенде. Нәтиҗәдә, егеткә 8 ел бирделәр һәм түләү суммасын өлешчә канәгатьләндерделәр. Мондый кешеләрне гомерлеккә утыртырга кирәк, дип саныйм, чөнки алар җәза срогын узып бетергәч тә җәмгыятькә файда китермәячәк, төзәлмәячәкләр дә. Инде ярты елдан күбрәк вакыт узды, бу фаҗигане бик авыр кичерәбез, безгә Элина җитми (исеме үзгәртеп бирелә – «Башинформ» искәрмәсе). Алар арасында нәрсә булгандыр, башка да сыя алмый. Һәм аны ни өчен ярымшәрә килеш табулары да аңлашылмый, ул көнне сәдәфле, молонияле калын джинсы кигән булган югыйсә. Имеш, ул аны өстерәп барган һәм ташларга эләгеп, киеме шуып төшеп беткән, әмма шаһитлар биргән күрсәтмәләр буенча, кыр такыр булган. Шулай да, экспертиза күрсәткәнчә, аны көчләмәгәннәр, тик, алайса, нәрсә булган һәм ни өчен Элинаны ярымшәрә килеш тапканнар – бу сорау ачык кала. Без барыбыз да бер авылдан (зыян күргән һәм гаепләнүче гаиләсе – «Башинформ» искәрмәсе), алар безнең элекке туганнар, безнең фамилияләр дә бер. Алар Элина турында ямьсез гайбәтләр тарата, аның исеменә тап төшермәкче булалар, шунысы бик авыр. Бу – бик авыр, күңелсез һәм кабәхәтлек. Шулай да, бу кеше факторы – алар шундый кешеләр. Үтерүче гаиләсеннән элеккечә тынлык – гафу үтенмәделәр», – дип сөйләгән «Башинформ» агентлыгына һәлак булган кызның туганнан туган апасы.

Зыян күргән якның адвокаты аңлатканча, гаепләнүче егет судта үзен тыныч тоткан, әйтерсең, ниндидер вак кына хокук бозган.

«Ул бернәрсә аңлатмады. Үтерү мотивы аңлашылмый. Гаепләнүче күрсәтмәләр бирүдән баш тартты. Судья хөкем карарын игълан иткәч, бернинди реакция булмады, тәүбә итмәде, гафу үтенмәде», – дигән адвокат.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100