Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балта белән чапканнар». Сөяркә ир белән хатын көнчелек аркасында алты кешене харап иткән

news_top_970_100
«Балта белән чапканнар». Сөяркә ир белән хатын көнчелек аркасында алты кешене харап иткән
Фото: © "Татар-информ"

Приморье краенда яшәүче сөяркә ир белән хатын 2005 елда 6 кешене, шул исәптән 2 баланы, вәхшиләрчә үтергән. Артем шәһәрендә 18 ел элек кылган җинаять өчен бу кешеләрне быел хөкем иттеләр. Бу турыда край прокуратурасына сылтама белән Лайф яза.

Фаҗига 2005 елның җәендә була. Ир белән хатын шәхси йортта дуслары белән табын корып утыра. Бар да яхшы кебек була. Ләкин бер мизгелдә хатын сөйгәнен таныш хатын-кызга көнли. Ул көндәшенә тимер таяк белән суга. Тик тукталып калмый, корабанын пычак белән кадап үтерә.

Җинаять эзен яшерү өчен, ир белән хатын шаһитлардан да котылырга карар кыла. Алар арасында 10 һәм 12 яшьлек ике бала була. Балаларны һәм тагын 3 кешене ир-ат балта белән чапкалый.

Бераздан алар балта белән чабылган бер хатынның исән булуын ачыклый. Аны үтереп бетерү өчен, сөяркәләр гәүдәне өйдән алып чыга.

Җинаять 15 ел чамасы ачылмый тора. Хокук саклаучылар җинаятьчеләрне 2021 елда гына ачыклый, дигәннәр прокуратурада.

Суд карары буенча 47 яшьлек ир-атны 21 елга каты режимлы колониягә хөкем итәләр. Аның 40 яшьлек сөяркәсен гомуми режимлы колониягә 19 елга озаталар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100