Балсыз таралып китә торган камыр рецепты «АиФ» сайтында чыкты.
Кирәк
- Салкын сөт – 2 аш кашыгы
- Он – 1 стакан
- Йомшартылган атланмай – 110 г
- Тоз – 0,5 чәй кашыгы
- Йомырка сарысы – 1 данә
Әзерләү тәртибе
- Атланмайны вак кисәкләргә турагыз.
- Онны иләгез дә, тоз сибеп, савытка яки эш өстәленә салыгыз.
- Он катнашмасына атланмай кисәкләрен салыгыз. Пычак яки чәнечке ярдәмендә он белән майны вак бөртекләр барлыкка килгәнче изегез.
- Барлыкка килгән массаны кечкенә түгәрәк ясап җыегыз, уртасына тишем ясап, шунда йомырка сарысын һәм 1 аш кашыгы сөтне салыгыз.
- Бармак очлары белән йомшак камыр барлыкка килгәнче болгатыгыз. Әгәр камыр таралып китсә, тагын 1 аш кашыгы сөт өстәгез. Камырны 2-4 тапкыр изеп алыгыз – ул тигез һәм бердәй булсын.
- Камырны түгәрәк итеп ясагыз, бераз җәеп, диск формасына китерегез, пленкага төреп, суыткычка куегыз.
Кимендә 30 минут, ә яхшысы 4 сәгать тотарга кирәк.