Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балны кемнәргә ашарга ярамый?

Табиб билгеләп үткәнчә, балда углеводлар күп, ә биохимия индексы буенча ул шикәргә тиң.

news_top_970_100
Балны кемнәргә ашарга ярамый?
pixabay.com/ru

Табиб-диетолог, диетологлар-нутрициологлар ассоциациясе эксперты Дарья Русакова «Мәскәү 24» телеканалы эфирында балны кемгә һәм күпме ашарга яраганын, ә кемгә гомумән кулланмаска икәне турында сөйләде. Бу хакта РИА Новости яза.

Табиб билгеләп үткәнчә, балда углеводлар күп, ә биохимия индексы буенча ул шикәргә тиң.

«Без шикәрне рационыбызда чикләргә тырышабыз. Шуңа күрә аны бик сак кулланырга кирәк», — дип аңлатты ул.

Русакова аңлатканча, балны бары тик көннең беренче яртысында бер-ике кашык кына ашарга мөмкин. Аның сүзләренә караганда, балда файдалы матдәләр бик күп түгел. Аны чикләнмәгән күләмдә ашарга ярамый.

Балны күп ашау, үз чиратында, гади углеводларның артык күп җыелуына китерәчәк, бу шикәр диабеты үсешенә һәм симерүгә китерергә мөмкин. Шул рәвешле, артык авырлыктан интегүчеләргә һәм диабет авыруы булган кешеләргә балны гомумән ашарга ярамый, диде табиб.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100