Балны иртән ашарга ярамый диюләре дөресме?
Сорауга бал продуктларын җитештерүче компания хезмәткәре Алсу Хисмәтуллина җавап бирә.
![Балны иртән ашарга ярамый диюләре дөресме?](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2018/6/16/edc7fbf6a2605cc253a6f7baa810cca396c083d5e64200b0bce551a2eca1.jpg)
Күпләр бал салкын тидерергә сәләтле, аны кич белән генә ашарга ярый дип уйлый. Киресенчә, салкын тигән вакытта халык куллана торган ысулларның сихәте - бал белән чәй эчүдә. Иммунитетны ныгыту, авырудан саклану өчен гади генә, файдалы ысул кулланып, бал, лимон, имбирьлы чәй эчәргә кирәк.
Икенче киң таралган миф: балны күп ашасаң, аллергия килеп чыгарга мөмкин. Балны күп ашасаң түгел, ә бал кортларына камыш шикәрен күп ашату, авырулардан саклау өчен төрле химик препаратлар куллану аркасында балдан кешедә аллергия барлыкка килә