Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Баллыкаем" торты

"Медовик" тортының исеме бүгенгесе көннән татарчалаштырыла. "Баллыкаем" дип исем бирик.

news_top_970_100
"Баллыкаем" торты
Камыр өчен: 300-500 грамм он, 150-200 грамм шикәр комы (мин азрак 100-120 салдым), 100 грамм атланмай яки маргарин, 2 йомырка, 3-4 аш кашыгы бал, 1 чәй калагы чәй содасы.

Крем өчен: 300 грамм атланмай (сыер мае ), ярты банка куертылган сөт (вареное сгущенное молоко, 100 грамм әстерхан чикләвеге.

Бал, шикәр комы, майны эмаль савытка салабыз, яхшылап болгатабыз һәм парда эретәбез. Бөтенесе эреп беткәч, сода өстибез.

Ак куе масса барлыкка килгәч, уттан алабыз. Йомырка сытабыз һәм тиз генә болгатабыз. Каты булмаган, бераз кулга ябыша торган камыр әзерлибез һәм пакетка төреп 30 минутка суыткычка куябыз.

Кирәкле вакыт үткәч, кунага бераз он сибеп камыр басабыз, 9 тигез шарчык әзерлибез. Бик юка итеп коржлар җәябез һәм тәлинкә ярдәмендә кырыйларын тигезләп кисәбез, чәнечке белән берничә җирдән тишкәлибез. Коржларның кырыйларын пешеп чыккач кына кисәргә мөмкин. 

Әзер коржларны 200 градуслы мичтә пешерәбез. Коржлар бик тиз пешә.
 


Крем өчен эретелгән майны савытка салабыз, миксер белән туглыйбыз, куертылган сөт кушабыз һәм болгатабыз. Камырдан калган кисәкләрне һәм чикләвекне аерым блендер ярдәмендә яки уклау белән ваклыйбыз. Бергә кушабыз. 

Коржларны әзер крем белән майлыйбыз һәм бер-берсе өстенә тезәбез. Кырыйларын чикләвек һәм валчык белән бизибез, ә өстен теләгәнчә бизи аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100