Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баллы соуста пешкән үрдәк ите рецепты

news_top_970_100
Баллы соуста пешкән үрдәк ите рецепты
Фото: © Рәмзия Вәлиева

Тиздән Яңа ел җитә, һәм блогерлар Яңа ел табыны өчен рецептлар белән уртаклаша, хуҗабикәләр рецептлар барлый башлады. Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиева тәмле итеп үрдәк пешерү серләре белән уртаклаша.

Үрдәкне ярты кап тоз салынган суда 24 сәгать тотарга. Судан алырга, эчен-тышын корытырга.

Соус өчен: 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы соя соусы, 1 бал кашыгы аджика, 1 аш кашыгы лимон согы, 1 аш кашыгы әфлисун согы, 1 тырнак сарымсак.

Үрдәкнең эчен-тышын соус белән сылап чыгарга, тәме сеңсен өчен, түшкәнең итлерәк урыннарын тишкәләргә була.

Үрдәк эченә алма, караҗимеш, әфлисун тутырырга һәм 2 сәгать тотарга. Аннары «рукав»ка салып, 180 градуска кадәр кызган духовкага куярга, «рукав»ны берничә җирдән тишкәләргә. Үрдәк пешеп чыгар алдыннан, «рукав»ны ачып, кызартып алырга.

Тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100