news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баллы соуста пешкән сарык кабыргасы һәм сырлы макарон

Баллы соуста пешкән сарык итенең үзенчәлекле исенең эзе дә калмаячак, ә кайнар макаронга уылган сыр йомшарып эриячәк. Бик тәмле булачак.

news_top
Баллы соуста пешкән сарык кабыргасы һәм сырлы макарон
4 кисәк сарык кабыргасы өчен соус: 1 аш кашыгы бал, 2 аш кашыгы майонез яки каймак, 1 аш кашыгы горчица (үткен булса кимрәк тә ярый), ике тырнак сарымсак, чама белән тоз һәм борыч.

Эре кисәкле сарык кабыргасына соусны сылап чыгарга һәм фольгага төреп 1,5 сәгатькә 180 градуска кадәр кызган мичкә куярга. Аннары фольгаларны ачып янә 15 минутка мичкә куеп кызартып алырга.

Кайнаган суга макарон салып пешерергә, агып торган салкын су белән тиз генә юдыртырга, тоз салып болгатырга, аннары үсемлек мае салып сүрән утта 5-6 минут тотып алырга.

Табынга биргәндә макарон салырга, өстенә каты сыр уарга, яшел укроп сибәргә, янына сарык кабыргасын куярга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар