news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баллы ризыклар, косметика һәм квас: Кытайда Россиядән нәрсәләр сатып алалар

news_top

Россиядә җитештерелгән экологик чиста продуктларга – кондитер эшләнмәләренә, косметикага һәм эчемлекләргә кытай кулланучылары арасында ихтыяҗ зур. Бу хакта Россия-Кытай коммерцияләре гильдиясе рәисе Павел Кипарисов РИА Новостига сөйләгән.

Аның сүзләренчә, Кытай базары гаять зур, әмма соңгы вакытта югары экологик стандартлы Россия продукциясенә кызыксыну сизелерлек арткан. Рязаньнең «Конфеста», «Аленка» һәм Белевская пастила кондитер брендларына ихтыяҗ зур. Җитештерүчеләр төргәкләрне Кытай өчен яраклаштырып ясый.

Кипарисов аңлатканча, Белевская пастила Кытай супермаркетларында барлыкка килгән беренче Россия продукты. Баллы ризыклардан тыш, Россиядә җитештерелгән косметика, эчемлекләр, шул исәптән квас һәм сыра да актив экспортлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар