Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Баллы ризыклар ашау балага узуга ничек йогынты ясый?

Көненә алты чәй кашыгы шикәр ашарга ярый.

news_top_970_100
Баллы ризыклар ашау балага узуга ничек йогынты ясый?
pixabay.com/ru

Баллы ризыкларны күп итеп ашау хатын-кызларда кысырлык китереп чыгаруы ихтимал. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белешмәсе буенча, шикәрнең тәүлеклек нормасы 25 грамм (алты чәй кашыгы). Бу кагыйдәне бозган очракта, балага узу белән проблемалар килеп чыгуы ихтимал. Бу турыда табиб-эндокринолог Егана Королева «Ридус»ка интервьюда әйткән.

Эксперт сүзләренчә, шикәр кысырлыкка китерүнең ике факторы бар. Мәсәлән, баллы яратучылар эндометриоз белән авыру ихтималы арта, ә бу исә кысырлыкка китерә.

Баллы ризыклар симертә, кеше карап торышка төз булып күренсә дә, углеводлар бик күп булу сәбәпле, аның эчке органнарында май тупланып, гормоннар дисбалансы барлыкка килергә мөмкин.

«Симергәндә холестерин микъдары арта. Канда холестерин арту хатын-кыз организмында гормоннарга йогынты ясый, шулай ук кысырлык китереп чыгарырга, балага узу кыенлашуга китерергә мөмкин», — ди эндокринолог.

Королева искәрткәнчә, шикәр «ялкынсындыра торган ризык» булып санала. Җитди аутоиммун авырулар булганда, ул проблеманы тагын да катлауландыра, дип яза РЕН ТВ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100