news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Баллы ризык ашыйсы килү теләген ничек тиз генә басарга?

news_top
Баллы ризык ашыйсы килү теләген ничек тиз генә басарга?
freepik.com

Табиб-эндокринолог Зөһрә Павлова баллы ризык ашыйсы килү теләген тиз арада басарга ярдәм итә торган ысулны әйтте. Моның өчен бер стакан су эчеп куярга кирәк. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.

Табиб аңлатуынча, баллы ризык ашыйсы килү еш кына уңай эмоцияләр җитмәү белән бәйле. Ә баллы тәм-томнар, майлы ризык кебек үк, баш миендәге ләззәт күзәнәкләренә йогынты ясый, һәм депрессия, стресс вакытында баллыга тартылу көчәергә мөмкин.

Борчылган вакытларда баллы ризык ашап, артык авырлык та җыярга мөмкин. Ә бу исә үз чиратында кайбер авырулар барлыкка китерә.

Баллы ризык ашыйсы килү теләген җиңүнең иң җиңел ысулы – бер стакан су эчеп кую. Әмма суны бер йотымда түгел, ә аз-азлап эчәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар