news_header_bot
Язманы тыңлагыз
news_top
Баллы күмәчләр рецепты
Фотоны Сәмирә Хәсәнова тәкъдим итте.

Казанда яшәүче укучы кыз Самирә Хәсәнова баллы күмәч рецепты белән уртаклаша.

Башта 250 грамм җылы сөт, 4 аш кашыгы шикәр комы, 7 грамм коры чүпрә, 2 аш ашыгы он кирәк була. Яхшылап болгатырга һәм 15 минут ял иттерергә. Бу масса күперә башлагач, 1 йомырка, 1 йомырканың агын (сарысын күмәчне майлар өчен калдырырга), 50 грамм атланмай, 1 чеметем тоз һәм өлешләп он салырга (якынча 350 грамм).

Камыр йомшак булырга тиеш, өстен үсемлек мае белән майларга һәм, азык пленкасы каплап, җылыга куярга. Камыр күпергәч, аны кабат изәргә һәм теләгән калынлыкта җәяргә. Үсемлек мае белән майларга, шикәр комы сибәргә. Рулет итеп төрергә һәм тигез кисәкләргә бүләргә.

Табага пергамент кәгазе куярга, күмәчләрне тезәргә һәм йомырка сарысы белән майлап чыгарга.

Духовканы 170 градуска кадәр кыздырырга һәм 20 минут пешерергә.

Чәегез тәмле булсын!

Фотоны Сәмирә Хәсәнова тәкъдим итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар