Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Баллы” кабартма (рецепт)

Камыр өчен: 2 йомырка, 1 банка куертылган сөт, ярты бал калагы сода, тоз, чама белән он. Кыздыру өчен үсемлек мае.

news_top_970_100
“Баллы” кабартма (рецепт)

Барысын бергә кушып болгатырга. Камыр бераз ябыша торган була. Камырны берничә кисәккә бүләргә, куна тактасына он сибеп, 1 см калынлыкта җәяргә. Төрле фигуралар белән кисәргә.

Кызган үсемлек маена салып сүрән утта ике ягын да кыздырырга. Кабартмаларның артык мае саркысын өчен салфеткага салып торырга. 

Өлкәннәр дә, балалар да төрле фигуралы кабартмаларны яратачак. Чәегез тәмле булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100