Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үз балконыңда шәрә килеш йөрсәң, ничә елга төрмәгә утырталар?

news_top_970_100
Үз балконыңда шәрә килеш йөрсәң, ничә елга төрмәгә утырталар?
Владимир Васильев

Үз фатирында шәрә йөргән кешене урамдагы бала күреп алса, шәрә кешене азгын гамәлләр кылуда гаепләү һәм 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү ихтималы бар. Бу турыда РИА Новости агентлыгына адвокат Екатерина Тютюнникова сөйләгән. 

«Фатирда, шул исәптән балконда, шәрә йөрергә, секс белән шөгыльләнергә була, тик моны ачык тәрәзәдән балалар күреп, күргән әйберләре турында әти-әниләренә кайтып сөйләргә мөмкин. Бу очракта азгын гамәлләр кылу турында 135 нче маддәгә туры килү куркынычы бар», – ди адвокат.

Бу маддә буенча, 16 яшькә кадәр җитмәгән кешеләргә карата көч кулланмыйча азгын гамәлләр кылучыга 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. 

Адвокат сүзләренчә, җинаять эше ачу өчен балалар һәм аларның законлы вәкилләренең күрсәтмәләре җитә, фото яки видео таләп ителми. Яла ягу очраклары да булырга мөмкин, кайсыбер очракта хатын-кызлар элеккеге «сөйгәннәренә» шулай зыян салырга маташкан чаклар була, дип искәртә адвокат.

Тютюнникова ассызыклаганча, мондый эшләрнең 1 процентында гына аклау карары чыгаралар. Зыян күрүче як бу маддә буенча бирелгән гаризасын да кире ала алмый, азгынлыкта гаепләнүче исә яла ягу турында белдерергә мөмкин. Яла ягу турында гаеп исбатланган очракта, гариза язучы үзе алты елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүе бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100