Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Балконга чыгып ярдәм сорап кычкырган»: тугыз яшьлек кыз бер атна бик астында ач яшәгән

news_top_970_100

Волгоград өлкәсенең Волжск шәһәрендә 9 яшьлек кыз бер атна буе фатирында ач яткан. 31 яшьлек әнисе аңа шундый җәза биреп, чынлыкта ач үлемгә хөкем иткән булган, дип яза «КП-Волгоград».

31 яшьлек хатын күп катлы йортта яшәгән. 16 мартта ул кызын, өстеннән бикләп, чыгып китә. Фатирда бераз гына ипи һәм тиз пешерелә торган ике токмач кына була. Көннәр уза, әнисе кайтмый. Кызның телефоны булмый, әнисе белән элемтәгә керә алмый.

«Бер атна узгач, өметен өзгән бала балконга чыга һәм урамнан узган кешеләрдән ярдәм сорап кычкыра», – дип сөйләгән полицейскийлар.

Урамнан узып барган хатын баланың тавышын ишетә. Ни булганын сорый, полициягә шалтырата. Фатир арендага алынган була. Тиз генә хуҗасын табалар һәм ул ишекне ача. Кыз, елый-елый, әнисе ташлап киткәнен сөйли.

Ананы табалар – ул үзе полициягә килә, әмма аклану, үкенү сүзләрен әйтми дә. Ул Волгоградка киткән була.

Мәктәп укытучылары бу хатынга шалтыраткан була. Ул аларга бала авырый, шуңа мәктәпкә йөрми дип ялганлаган була.

Бу ананың тагын ике баласы бар икән. 7 яшьлек улы әтисе белән яши, ә 5 яшьлек кызына карата аналык хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Хәзер бу хатынга карата җинаять эше кузгатылган. Аны өч елга ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Ул бу баласына карата да аналык хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бала хастаханәдә.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 8 апрель 2022
    Исемсез
    Нишлэп Аллах Тэгалэ шушындый аналарга бала бирэ икэн. Ужас бит бу.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100