Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балконда үзе генә йоклап яткан сабый бишенче каттан егылып төшкән

Бала караучы хатын сабыйны балконда коляскада йоклаткан һәм үзе чыгып киткән.

news_top_970_100
Балконда үзе генә йоклап яткан сабый бишенче каттан егылып төшкән

4 мартта Мәскәүдә Большая Черемушкинская урамындагы бер йорт янында сабый бала табыла. Узып баручылар күреп алган бу сабыйның башы имгәнгән була. Соңрак баланың бишенче каттагы балконнан егылып төшүе ачыклана. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Юлия Ивановага сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итте.

«Мәскәүдә Большая Черемушкинская урамындагы торак йорт янында бала табылды. Аның башы имгәнгән. Бу бала биеклектән егылып төшкән. Узып баручы кешеләр ашыгыч ярдәм чакырган. Ярдәм күрсәтүгә карамастан, бала үлде», — дип сөйләгән Иванова.

Моңа кадәр ТАСС агентлыгының медицина хезмәтендәге чыганагы хәбәр иткәнчә, балага ике яшь. Аны урамда тапкач, якындагы офиска алып кергәннәр, ашыгыч ярдәмне шуннан чакырганнар. Ләкин сабый табиблар килгәнче җан биргән.

«Москва24» сайты ике яшьлек малай балконда коляскада йоклаган дип хәбәр итте. Баланы караучы хатын сабыйны балконда үзен генә калдырып кереп китә. Порталның хокук саклау органнарындагы чыганагы хәбәр иткәнчә, фаҗига 4 мартта 15.45 сәгатьтә була. Бала караучы хатын сабыйны коляскага сала һәм балконга чыгарып куя. Үзе икенче бала янына кереп китә. Бу вакытта олы бала музыка укытучысы белән шөгыльләнә. Сабый исә шул вакытта уянып, балконнан егылып төшүе ихтимал. Порталның үз чыганагы сүзләренчә, баланың әтисе танылган политолог.

Бала үлеме буенча тикшерү бара. «Вакыйганың ничек килеп чыгуы ачыклана», дип аңлатканнар Мәскәү буенча Тикшерү комитетында.

Урамда аңсыз яткан сабыйны узып баручы яшүсмер табып алганын «Вечерняя Москва» агентлыгы  хәбәр итте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100