Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Балконда керләрне киптерү нәрсәсе белән куркыныч?

Балконга эленгән керләр фильтр ролен үти.

news_top_970_100
Балконда керләрне киптерү нәрсәсе белән куркыныч?
pixabay.com/ru

Шәһәр шартларында балконда кер киптерүнең бернинди файдасы юк. Керләр сафлану урынына Менделеев таблицасындагы элементларны җыя. «МедикФорум» сайтында «Тормыш киңлеге экологиясе» лабораториясе директоры Антон Ястребцевнең шундый фикере чыккан.

«Юылган керләрне шәһәр шартларында балконда киптерү әйбәт идея түгел. Еш кына фатирлар юл янында урнашкан була. Тәрәзә янындагы дымлы керләр фильтр ролен үти. Анда төрле кисәкчекләр җыела. Шәһәрдәге кисәкчекләр тузан гына түгел, ә авыр металлар, корым, көпчәкләр ышкылудан барлыкка килгән тузан. Болар барысы да канцерогеннар», — ди белгеч.

Ястребцев шулай ук урын-җирдә кешенең көнгә сигез сәгать чамасы үткәрүен, һәм шул рәвешле, бу кисәкчәләрне сулавын искәртә.

Эксперт фикеренчә, тәрәзәләр юл өстенә түгел, ә яшеллек күп булган ишегалдына чыкса, керләрне һавада киптерергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100