Воронеж шәһәрендә балкон ишелгәч, бер хатын-кыз һәлак булган. Бу турыда «Вести» каналы өлкә прокуратурасына сылтама белән хәбәр итте.
13 майда иртәнге якта өлкән яшьтәге хатын-кыз икенче каттагы балконына чыга. Балкон коймасы кисәк кенә ишелә. Шулай итеп 63 яшьлек хатын һәлак була.
Торак-коммуналь хезмәтләр өлкәсендә иминлек өчен җаваплы кешеләрнең эшчәнлеген прокуратура тикшерә башлаган.