news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Балкон ишелгәч, бер турист һәлак булган, икенчесе имгәнгән

news_top

Бөекбританиядән килгән турист Канар утрауларында ял иткәндә 6 метр биеклектән егылып төшкән һәм үлгән. Бу хакта Daily Mail хәбәр итә, дип яза «Radio1.ru».

Фаҗига 25 октябрьдә Лансарот утравында булган. Кунакханәдәге балкон култыксалары кинәт ишелеп төшкән. 56 яшьлек турист егылып, һәлак булган. Аның белән бергә егылган 54 яшьлек кеше җитди җәрәхәтләр алган. Ул хастаханәдә.

Табиблар аның хәлен бик авыр дип бәяли. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре килеп чыккан хәлнең төгәл сәбәпләрен һәм шартларын ачыклый. Шулай ук алар персоналның кунакханәнең иминлеген тәэмин итүгә ваемсыз караганлыгын тикшерергә тиеш булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар