Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Бәлки, халыкка бозым белән шөгыльләнүне туктатыргадыр?»

Бу хикәяне «Интертат»ка Башкортстаннан Вячеслава Чацкая сөйләде. Аның сүзләренчә, халык арасында бозымга, сихергә ышанучылар бик күп. Аның мохитендәге кешеләр бозым ясап, бер-беренә үч итү белән шөгыльләнгән. Бу – Вячеславада тискәре тәэсирләр калдырган һәм моның сәбәбен ачыклыйсы килә.

news_top_970_100

«Әни, бозымның нәтиҗәләре көчле була, ди»

Иң элек искәртеп узасым килә: мин бөтен милләт кешеләрен дә хөрмәт итәм. Әмма тормышымда очраган кайбер кешеләр күңелдә шомлы хисләр калдырды, ул халык вәкилләренә карата билгеле бер фикер тудырды.

Әнинең эшендә гел сәер вакыйгалар була иде. Ничек шулай туры килгәндер, әмма аның эшендә барлык хатын-кызлар гел үзара талаша. Ул мөһим булмаган тема буенча да булырга мөмкин. Мәсәлән, кемдер премиясеннән мәхрүм калса яки берәрсе кияүгә чыкса, көнләшү аркасында.

Параллель рәвештә, алар бер-беренә бозым ясыйлар. Үзем моның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен исбатлый алмыйм, әмма әни аңа бик ышана. Чынлап та бозымның нәтиҗәләре көчле була, ди. Кешенең тормышында кинәт кенә проблемалар башлана икән. Шуның өчен бик нык борчыла һәм курка. Менә дөресме бу? Башка сыймас хәлләр бит ул. Өстәвенә, без XXI гасырда яшибез.

«Дәү әни үзенең тумбочкасында бер тукымага кадап куелган булавка тапкан»

Икенче вакыйга әни белән бәйле түгел, әмма әби һәм бабай белән булган хәл. Алар Уфада тора иделәр. Бергә 40 ел гомер иттеләр. Үзләре бер шәһәрдә укыган, институттан уртак дуслары бар. Кыскасы, матур торганнар.

Бабай – нефьтче, шуңа күрә барлыгы 4 тапкыр төрле шәһәрләргә күченгәннәр. 3 балалары бар: абый, апа һәм әни.

2014 елда шәһәр читеннән өй сатып алдылар. Анда әйбәт җиһазлар булдырдылар.

Уйлап карасаң, тыныч картлыкны каршыларга бөтен шартлар да бар. Оныкларны сөяргә, балаларны кунак итәргә була. Бәхет өчен тагын ни җитми?

Әмма алай булмады. Вакыт узгач, мин әбинең бабай белән бик дорфа сөйләшкәнен күрә башладым. Сәбәпсез акыра да акыра. Аларның мөнәсәбәтләре шулай бозыла башлавын күрүе бик авыр иде. Туганнар да моңа бик гаҗәпләнде. Башта сәбәбен беркемгә сөйләмәсәләр дә, дөреслек билгеле булды.

Бабай бер хатын белән әбигә хыянәт иткән! Бабай: «Ул үзе минем муеныма асылынды», – дип аклана. Ул хатын бабай белән бергә эшли икән. Бу вакыйга турында мин әнидән 2 ел элек ишеттем.

Шул вакыйгадан соң, әби үзенең тумбочкасында бер тукымага кадап куелган булавка тапкан. Көтмәгәндә аның сәламәтлеге какшый башлады.

Бөтен туганнар ул тукыма белән булавканың бозым икәненә бик нык ышанды, ә мин исә, логикага таянып, моны күп кичергән стресс белән бәйлим.

Бер генә әйбер гаҗәпләндерә: ничек теге хатын аларның өйләренә кергән? Чөнки әби һәрвакыт өйдә генә. Ул кемнеңдер койма аша кергәнен күргән булырга тиеш иде. Сораулар күп, җаваплар юк.

Сүз уңаеннан, бүгенгесе көндә алар һаман бергә яши, һәм бу күренешләр әле дә дәвам итә. Ярты ел элек ишеткән идем: әби, бабай аркасында, әни белән елый-елый сөйләшә, үзе сүгенә. 40 ел бергә торып, болай булганына әле дә ышанасы килми.

Мин бик «үзенчәлекле» кешеләрне беләм. Әмма менә бозым ясауга бәйле хикәяләрне гел ишетәм. Яшьләре 30дан артык. Минем уйлавымча, бозым ясаучылар үзләре дә тылсымга тылсымга бик ышана. Ә нәрсәгә ышанасың, гадәттә, шул була.

Бер хатын алдында бозым ясау темасына шаярткан идем. Ул менә бик каты итеп моңа ачуланды! «Бу темага алай дип сөйләнеп йөрергә ярамый!» – дип куркытып маташты. «Это действительно рабочая вещь», – дип, яныннан куып җибәрде.

Әле бер хатын коелган чәчемне теләсә кая калдырып йөрмәскә кушты, чөнки кемдер аны табып, яндырырга мөмкин икән. Бер уйласаң, кайсы тилесенә кеше чәчен чүплектән алып яндыру турында уй башына килсен? Бәлки, халыкка бозым белән шөгыльләнүне туктатыргадыр?

Фото: © Вячеслава Чацкаяның шәхси архивыннан алынды

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 19 февраль 2024
    Сирень
    Эби узе булавка куйганын оныткан
  • 26 ноябрь 2022
    Исемсез
    Намаз укылган йортта бозым йогынты ясый алмый,диләр,әбиегез намазга басып карасын әле,җанга тынычлык ,киләчәккә ышаныч бирә ул.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100