news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәлки, машина отып куярбыз» - блогер Ринат Галиәхмәтов сайлауга гаиләсе белән килгән

news_top
«Бәлки, машина отып куярбыз» - блогер Ринат Галиәхмәтов сайлауга гаиләсе белән килгән
Фото: Ринат Галиәхмәтовның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

«Татар малай» буларак билгеле татар блогеры Ринат Галиәхмәтов үзенең социаль челтәрләрендә тавыш бирү процессыннан кадрлар урнаштырды. Ул сайлау участогына гаиләсе белән бергә килгән.

«Дуслар, сайлауга барып килдем. Бәйгедә дә катнашам. 3 автомобиль һәм 33 iPhone уйнатылачак. Бәлки, машина да җиңеп куярбыз», – дип сөйләгән ул.

Искә төшерәбез, бүген Татарстанда IX чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын сайлауда өч көнлек тавыш бирү башланды. Республикада сайлау участоклары 8:00 сәгатьтә ачылды. Тавыш бирү 20 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Участоклар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли.

«Гаилә белән сайлыйбыз!» бәйгесе 18, 19 һәм 20 сентябрьдә уза. Анда Татарстаннан барлык гаиләләр дә катнаша ала. Моның өчен фотографияне 18 сентябрьдә 8:00 сәгатьтән 20 сентябрьдә 20:00 сәгатькә кадәр #Всейсемьянавыборы һәм #ТатарстанАлга хештеглары белән чыгарырга кирәк. Конкурста катнашучылар өч Sollers ST8 автомобилен һәм 33 iPhone 17 смартфонын ота ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар