«Бәлки, дәресләрне бер сәгатькә кадәр озайтыргадыр?»: Укучылар, укытучылар өй эше турында
Россия Президенты Владимир Путин өй эшләренең күләмен киметергә, шулай ук мәктәпләрдә артык контроль эшләрне бетерергә һәм шул рәвешле мәктәп укучылары өчен баланслы йөкләмә формалаштырырга кушты.
«Челнинские известия» укытучыларның, ата-аналарның, укучыларның һәм мәктәпне тәмамлаучыларның фикерләрен белде.
«Бер фәннән 1-2 бирем булса, җитә»
Чаллыда «Ел укытучысы-2024» булган, 13нче мәктәпнең информатика һәм ИКТ укытучысы Андрей Пухов фикеренчә, мәктәптән соң өй эшләре гомумән булмаса – иң яхшы вариант. Аның предметыннан күбрәк практик эшләр башкарыла, шуңа күрә укучыларга өй эшен күп бирергә туры килми.
– Өй эше бөтенләй булмаса – идеаль вариант. Ләкин ул чакта 6 дәрестән соң балаларга мәктәптә озайтылган көн режимында эшләрен эшләп бетерергә кирәк булачак. Әлбәттә, үткән мәгълүматны үзләштерү өчен вакыт кирәк булачак, шуңа күрә барысын җайга салу өчен бик яхшылап уйларга кирәк. Практик өлештән соң минем дәресләрдә яңа тема буенча өй эше бар. Контроль эшләргә килгәндә, ярты елга бер тапкыр, нәтиҗә ясау өчен, алар кирәк. Мөгаен, катгый бәяләмичә генә, – ди укытучы.
7нче мәктәп директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Шәйхетдинова фикеренчә, өй эше күпме генә булса да, балалар җитәрлек укымый. Балалар гаджетларга күп вакытын бирә, күпләргә китап уку җитми.
– Үткәннәрне кабатлау өчен өй эше кирәк. Ләкин күпме һәм нәрсә бирергә икәнен карарга кирәк. Хәзер укытучылар өй эшләрен норматив буенча бирә, шуңа күрә кыскартырга кирәк түгел дип уйлыйм. Һәм кайбер әйберләрне өйдә эшләмичә өйрәнеп һәм үзләштереп булмый. Бу төрле кагыйдәләр, тапкырлау таблицасы. Кайбер укучылар 8нче сыйныфта да тапкырлау таблицасын тулысынча белми. Әлбәттә, балалар арый: мәктәптә 6 дәрес укыйлар, түгәрәкләргә йөриләр, өй эшен эшлиләр. 9-11 сыйныфларда өйгә биремнәр күп түгел, анда эшләр имтиханнарга әзерләнүгә юнәлдерелгән. Балаларның кызыксынуы да мөһим. Мин алып барган татар теле буенча биремнәрне мисалга китерә алам. Бу нигездә иҗади эш: татар телендә мультфильмнар, диалоглар, мәдәни ял һәм башкалар, – дип уртаклаша Гүзәлия Шәйхетдинова.
Резеда Гаязова мәктәпне уңышлы тәмамлый һәм күптән түгел үзе дә математика укытучысы була.
– Мин мәктәптә укыганда, өй эше бик күп кебек тоела иде. Ләкин хәзер аңлыйм: атнага 1 генә тапкыр кергән фәннән 1 генә өй эше булган. Атнага 5-6 тапкыр кергән математика һәм рус теле буенча 1-2 күнегү бирелә. Ләкин чынлыкта бик күп өй эше бирелгән фән бар иде – бу рус әдәбияты. Анда шигырь ятларга һәм шунда ук 3 шигырьгә анализ ясарга һәм тагын нәрсәдер укырга да кирәк иде. Бәлки, әдәбият үзе дә күләмле фән булганга шулайдыр. Хәзер мин математика укытучысы, балаларга өйгә күп эш бирмәскә тырышам. Бу – бирем күләменә һәм сыйныфта күпме эшләгәнгә бәйле, гадәттә 1-2 күнегү, – ди Резеда.
Кече сыйныфларда: озайтылган көн, өй эшләре, проектлар, ВПР һ.б.
Эльвира Гарифуллинаның олы улы 5нче сыйныфта укый. Ул көн саен 5-6 дәрес укый. Өй эшләрен һәр фәннән дә бирәләр. Аларны эшләү өчен гадәттә сәгать ярым вакыт кирәк. Кече улы 3нче сыйныфта укый. 5 дәрестән соң 14 сәгатькә кадәр озайтылган көнгә кала. Шул ук вакытта дәрестән соң өй эшләрен өйдә дә эшләп бетерергә кирәк. Яз көне боларга йомгаклау проектлары өстәлә. Аларны реферат кебек әзерләргә һәм аннары класс алдында чыгыш ясарга кирәк. 4нче сыйныфта ВПР да бар әле .
– Мин барлык өй эшләрен дә гамәлдән чыгарыр идем. Еш кына, бигрәк тә башлангыч сыйныфларда, аларны балаларга түгел, ә ата-аналарга башкарырга туры килә. Бу аеруча проектларга кагыла, мин 2 улыма да рефератлар язам. Аннары аларга укырга һәм истә калдырырга гына кирәк. Озайтылган көндә дәресләр хәзерләү җитәр иде. Өй эшләрен күбесенчә яхшы укучылар эшли, ә икелегә укучылар аларны барыбер эшләми, әйбәт укучылардан күчерәләр генә, – ди Эльвира.
Ирина Максимованың кызы 6нчы сыйныфта укый. Ул, балаларга артык күп өй эше бирәләр, дип әйтүләре белән килешми. Аның кызы язма эшләрне тиз башкара. Телдән булган өй эшләре вакытны күп ала. Мәсәлән, әдәбият, биология, тарих, география буенча. Әмма бу фәннәр көн саен керми.
– Мин зарланмыйм, ләкин күбрәк бирергә дә кирәкми. Мине ничек бар, шулай канәгатьләндерә. Шулай ук февральдә балалар проект яки презентация тапшыра. Аларны реферат буларак яклыйлар. Аларны катгый бәяләмиләр. Башлангыч сыйныфларда өй эшләре бөтенләй аз иде. Хәзер кызымның буш вакыты күп. Ләкин бу – мәктәпкә дә бәйле булырга мөмкин, – ди Ирина.
2022 елның иң яхшы чыгарылыш укучысы өй эшләре турында
Ульяна Куклова 9нчы сыйныфка кадәр Чаллының 7нче мәктәбендә укый, ул БДИда 396 балл җыя, рус телен, әдәбиятын, җәмгыять белемен – 100 баллга, ә тарихны 96 баллга тапшыра. Кыз 2022 елның иң яхшы чыгарылыш укучысы булды һәм хәзер Мәскәү дәүләт университетында укый. Аның әйтүенчә, иң мөһиме: уку һәм ял арасында баланс булдыру.
– 6нчы сыйныфта мин өйдә укыдым, шуңа күрә бөтен йөкләнешне үзем планлаштырдым, ә 7-8 сыйныфта гадәти мәктәптә укыдым, анда йөкләнеш, мәсәлән, гимназияләрдә һәм лицейларда булганнан түбәнрәк. Ул вакытта безгә өйгә эшне күп биргәннәр дип уйламыйм, чөнки мин бию һәм иҗат белән шөгыльләнергә, дусларым белән урамда йөрергә, гаиләм белән күп вакыт үткәрергә өлгерә идем. Моннан тыш, 7-8 сыйныфларда мин үз вакытымны дөрес бүлә белә идем, бу – миңа бик ярдәм итте. Югары сыйныфларда, әлбәттә, өй эше күбрәк иде. 10-11 сыйныфны мин Мәскәүдә укыдым, шулай ук гадәти гомуми белем бирү мәктәбендә. Алгебра һәм геометриядән шактый күп өй эше бирелгәнен хәтерлим, мөгаен, башка фәннәрдән, тарихтан һәм җәмгыять белеменә карый. Ә менә дистанцион уку вакытында өй эше күп бирелә иде, шулай итеп 10нчы сыйныфның бөтенесе диярлек үтте. Көн буе дәресләр артында утырган кебек тоела иде. Көннең беренче яртысында дәресләрдә онлайн катнашасың, аннары икенче көнгә бирелгән өй эшләрен эшли башлыйсың. 11нче сыйныфта, минемчә, имтиханнарга әзерләнергә мөмкинлек биреп, өй эше бераз азрак булды. Югары сыйныфларда биремнәр күп булуга карамастан, мин бию белән шөгыльләнүемне дәвам иттем, гитара студиясенә йөри башладым, – ди Ульяна.
«Бишле»гә генә укучы кыз фикеренчә, мәктәпләрдә өй эшләрен киметү мәсьәләсе бик индивидуаль, чөнки гимназияләрдә, лицейларда, гомуми белем бирү мәктәпләрендә йөкләнеш һәм таләпләр төрле дәрәҗәдә.
– Әлбәттә, уку белән ял арасында баланс булуын һәм балаларның хоббига, дуслар белән йөрүгә һәм гаилә белән аралашуга, үз-үзләрен үстерүгә вакытлары җитәрлек булуын телим. Мәктәптә уку һәм йөкләнеш балаларның сәламәтлегенә зыян китермәскә тиеш. Ләкин бу һәрвакытта да күп сораучы укытучыларга сорау яки дәгъва түгел. Кайвакыт проблема – планлаштыра белмәүдә, вакытны дөрес бүлмәүдә, биремнәрне нәтиҗәле башкармауда, – дип өсти Ульяна.
«Бәлки дәресләрне 45 минуттан 1 сәгатькә кадәр озайтыргадыр?»
Шул ук вакытта Россия Мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева мәктәптә дәресләр озынлыгын 45 минуттан 1 сәгатькә кадәр һәм хәтта озагракка арттырырга тәкъдим итте.
«Билгеле, өй эшләрен бөтенләй гамәлдән чыгарырга ярамый, – дип белдерде Васильева. – Укучы ниндидер эш өчен җаваплы булырга, үз вакытын планлаштырырга өйрәнергә тиеш. Ләкин артык йөкләнеш булдырмыйча гына. Укытучыларның үзләре әйтүенчә, өй эшенең күләмен үзгәртү өчен, фән буенча белем бирү программаларына игътибар белән карарга кирәк. Укытучыларга фәннәрен аңлатырга вакыт җитми. 45 минут эчендә өй эшләрен тикшерергә дә, яңа материалны да аңлатырга, аны ныгыту да, күнекмәләрне практик эшкәртүгә дә өлгерергә кирәк. Нәтиҗәдә, өйгә еш кына терминнарны һәм билгеләмәләрне өйрәнү һәм истә калдыру, эш дәфтәрләрен алып бару, әсәрләр, рефератлар, конспектлар язу китә».
«Челнинские известия»дан Юлия Зәйнуллина язмасы тәрҗемә ителде
Гөлназ Әхтәмҗанова тәрҗемәсе