«Бәлки бу минем ялгышымдыр, әмма мин Галәвиевнең бер начар ягын да хәтергә төшерә алмыйм»
175нче гимназиядәге атыш буенча суд директор Әминә Вәлиевадан сорау алды – директор ханым, барлык репродукторлар да төзек иде, дип раслый. Бу хакта KAZAN FIRST сайтыннан Адилә Рәхмәтуллина язмасы.
Процессны көткәндә, 175нче гимназиянең директоры Әминә Вәлиева һәм аның кул астындагы хезмәткәре Эльмира Хәлиуллина фаҗигадә гомерләре өзелгән балаларның әти-әниләреннән читтәрәк утырдылар. Вәлиевага карата тикшерү эше аерым производствода булуга карамастан (ул җинаятьчел ваемсызлыкта гаепләнә), ханым мәктәпнең гамәлдәге җитәкчесе булып кала.
Фаҗига буласы көн – 2021 елның 11 мае – Вәлиеваның туган көне. Өстәп, әле ул еллык ялын алган – җәен мәктәп ашханәсенә ясалачак капиталь ремонтны контрольдә тоту өчен, җәйге ялга иртәрәк чыккан була. Бу көнне ул эшкә баруны планлаштырмый, әмма аңа коллегаларыннан чәчәкләр китерәләр, һәм аның аз вакытка булса да мәктәпкә килү теләге уяна – май ялларыннан соң хәлләр ничек икәнлеген күрәсе килә.
– Алдагы көнне – 10 майда – мин үземнең урынбасарларыма шалтыратып, эшләр куштым һәм үземнең ялда икәнлегемне искәрттем. Мәктәп ул көнне нилектән мине үзенә тарткандыр – әйтә алмыйм. Бары тик күңелемдә шунда барасы килү теләге кузгалды. Хәтта килгәч тә әле, завхозны күргәч, «мин – монда, тик монда мин юк» дип шаярттым, – дип искә төшерә Әминә ханым.
Директор кабинетында радио бар: югары сыйныф укучылары кайчак аннан радиотапшырулар алып баралар, директор үзе дә аның ярдәмендә еш кына белдерүләр ясый торган була. Урамнан тәүге ату тавышлары ишетелгәч, Вәлиева аларны машина тавышлары дип кабул итә – нәкъ мәктәп каршында гына ясалма тоткарлыклар (лежачие полицейские), һәм, аларны үткәндә, машина тәгәрмәчләре нәкъ шундый авазлар чыгара. Аннан ату тавышлары мәктәп эчендә ишетелә башлый. Директор шунда гына ниндидер куркыныч янавын аңлап ала. Ул радио аша белдерү яңгырата:
– «Мәктәптә кораллы һөҗүм! Коридордагы бөтен балаларны классларга кертегез, ишекләрне бикләгез һәм беркемгә дә ачмагыз!» – дип белдерү ясадым, – күз яшьләрен буылып, Вәлиева судка шуларны сөйли.
Коткаручылар килгәч булган хәлләрне директор өзек-өзек итеп хәтерли: бар җирдә хаос, бөтен җир тузган! Беренче кат идәнендә үле гәүдә ята. Вәлиева аның әле кем икәнлеген аңламый, танымый. Хезмәттәшләреннән сорамакчы була, алар да танымыйлар. Соңрак аның башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Айзатова мәете икәнлеге ачыклана.
– Кайбер укытучылар коткаручыларга ишек ачмады, чөнки кем икәнлекләрен белмиләр – мин алар янына барып, ачыгыз, балаларны алып чыгыгыз, дип дәшеп йөрдем. Балаларны алып чыгарга кирәк иде, алар үзләрен шулкадәрле батыр тоттылар. Ишек алдына чыккач кына, күз яшьләренә ирек бирдек. Яраланган укучыларны носилкаларда алып чыгуларын күрдем, аларга «түзегез инде» дип әйттем, – дип өсти Вәлиева.
Илназ Галәвиев 7 укучыны атып үтергән 8А кабинеты янында тавыш көчәйткеч, тикшерү версиясе буенча, эшләмәгән, ләкин Вәлиева бу сүзне кире кага.
– Репродукторлар бар җирдә дә эшли, бу мәсьәлә һәрвакыт контрольдә булды, әгәр алар эшләмәсә, мин бу хакта белгән булыр идем, – директор елый елый, бутала-бутала сөйли. – Бу егетнең безнең мәктәпне тәмамлаган укучы булуы бик кызганыч. Ничек шулай килеп чыгуын, аның ничек шулай эшли алуын мин аңламыйм. ...Нишләп Илназ шулай, мин аңламыйм...
Вәлиева Галәвиевне хәтерли. Класслары тату иде, һәм Илназны беркем дә кыерсытмады, дип раслый ул. Атучыга ул хәтта начар характеристика да бирә алмый: Галәвиев һәрчак әкрен, тыныч укучы була, бервакытта да күңелсез хәлләргә эләкми.
– Бәлки, бу – минем ялгышымдыр, әмма мин Галәвиевнең бер начар ягын да хәтергә төшерә алмыйм. Аның беркайчан да күңелсез хәлләргә эләккәне булмады, бернинди мәгълүмат та исемә төшерә алмыйм... Аның классы тату иде. Соңыннан, бу сыйныф балалары белән сөйләшкәндә, бер укучы да класста конфликтлар булуы турында телгә алмады, – дип дәвам итә Вәлиева. Бу вакыйгалардан соң инде ел ярым вакыт үтсә дә, ул җавапларын бик авырлык белән бирә.
Булган хәлләрдән соң башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльмира Хәлиуллина эштән киткән һәм хәзер шул ук вазыйфада, ләкин башка мәктәптә эшли. Ханым 1Г сыйныфы җитәкчесе була, ул көнне үзенең укучылары белән дәрес алып бара. Тавышкөчәйткеч аша яңгыраган белдерүне ишетүгә, ул, башка укытучылар кебек үк, тиз генә үзенең беренче каттагы 106нчы кабинетының ишеген яба, ләкин ачкыч белән түгел.
– Балалар шау-шу тавышларын ишетеп, «аталар» диешә башладылар. Мин аларга бүленмәскә куштым, бу – ремонт эшләре булырга мөмкин, дип аңлаттым. Барып ишекне яптым, тавыш көчәйде. Мин кабат укучыларга игътибарларын читкә юнәлтмәскә һәм эшләргә куштым. Шулвакыт директорның «Ишекләрне ябарга!» дигән белдерүен ишеттем. Ләкин, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча, уку процессы вакытында ишекләр бикләнмәскә тиеш... Шулай да яптым, – дип сөйли Хәлиуллина.
Шартлау тавышы аның кабинеты янында гына яңгырый. Бәхетле очрак белән, шартлау алай ук көчле булмый, нәтиҗәдә, беренче класс балаларының берсенең дә гомере өзелми. Шартлау дулкыныннан ишек кабинетка очып керә, укытучы өстәлен сындыра һәм тәрәзәдән чыгып оча. Тавышы исә Хәлиуллинаны саңгыраулата.
– Нәрсә булганын мин аңламадым да. Карыйм, класста тып-тын, һәм колаклар шаулый. Ишек тәрәзәдә ята. Стеналар селкенә башлады. Мине бер баланың тавышы аңга китерде: «Мин яраландым!» – дип кычкырды ул. Аның янына килдем, ә аның яңагын үтәли тишеп чыккан яра... һәм тешләр.. – дип искә төшерә укытучы. Бу баланың яңагын ярчык үтәли тишкән икән.
Урамнан йөгереп ярдәмгә ашыккан физкультура укытучылары белән бергә Хәлиуллина балаларны тәрәзә аша эвакуацияләргә ярдәм итә. Монда да очраклыклар дәвам итә: 106нчы кабинет тәрәзәләрендә – рәшәткәләр. Әмма алдагы көнне Хәлиуллина тәрәзәләрне юа һәм рәшәткәләрне ачык калдырган була – укучылар бары тик шуның аркасында гына тәрәзә аша тышка озатыла. Хәтта эвакуация вакытында да әле Хәлиуллина ни булганлыгын аңлап җиткерми.
– Руслан (Руслан Смелов, физкультура укытучысы. – ред.) йөгереп килде дә, «сикер!» ди. Мин һаман, нинди ремонт соң бу, дип сорыйм. Ул колагыма иелеп: «Мәктәптә теракт», – дип пышылдады. Аннан мин өченче каттан сикерүче балаларны күреп алдым, – дип сөйли ханым.
Укучыларны эвакуацияләгәч, Хәлиуллинаның хәле начарая – ул диабет белән авырый. Ә дарулар класста калган. Аларны алырга физкультура укытучысы Смелов кереп китә.
– Ул кире әйләнеп килгәч, мин аннан Венера Солтановна кая, дип сорадым. Ул, сезнең исән калуыгыз – үзе могҗиза, диде, – дип сөйләвен дәвам итә укытучы.
Соңрак Хәлиуллинаның травмалардан баш мие селкенгән булуы ачыклана.
Хәлиуллина классындагы яңагы тишелгән малай, гадәттә, артта утыра, бу юлы исә ул урта рәтнең алгы партасына күчкән була. Госпитализациядән соң аңа операция ясыйлар. Өенә кайтып, күпмедер вакыт узгач, өзлегә, кабат операция өстәленә ятарга туры килә. Аны дәвалау өчен әти-әнисе 150 мең сумнан артык акча тоткан.
«Зыян күргән» дип табылган күп кенә укучылар судка килергә теләмиләр. Аларга 2021 елның 11 май көнге вакыйгаларны хәтергә төшерү бик авыр, кайберләре әле һаман тотлыгып сөйләшә икән. Шул сәбәпле, Татарстан прокуратурасы булган материалларга тагын 57 кешенең гаризасын кушты. Болар – тикшерү вакытында биргән җавапларын судта яңгыратсыннар өчен язылган гаризалар. Сүз 1В, 1Г һәм 2Д сыйныфлары турында бара. Алар арасында авыр зыян алучылар юк – кайберләре тәрәзә аша эвакуацияләнгән, кайберләрен соңрак класстан коткаручылар алып чыккан.
Аделя Рахматуллина