news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Бәлки, беркөн улым килеп алыр». Килене белән улы карт кайнананы приютка озатты

news_top

Гөлсәрия гомере буе юаш кеше булды. Аның тавыш күтәргәнен, каты сүз әйткәнен беркем хәтерләмидер. Иртәдән кичкә кадәр эшләп, тормышны алып барды, балаларын үстерде. Ире яшьли үлеп китте, шуңа күрә бөтен авырлык үз җилкәсенә төште.

Гөлсәрия улы Илгизне кеше итү өчен бар көчен куйды. Аңа укырга мөмкинлек бирде, кием-салымын карады. Күп вакыт үзенең соңгы тиеннәрен дә, жәлләмичә, баласына тоттырды.

«Балам ач булмасын, кешедән ким булмасын», – дип яшәде әни кеше.

Илгиз мәктәпне тәмамлап шәһәргә китте. Анда Мәдинә исемле кыз белән танышты. 1-2 елдан соң алар, өйләнешеп, авылга кайттылар. Гөлсәрия киленен дә үз кызы кебек кабул итәргә тырышты.

Башта ук Мәдинә бик җитез, үткен телле булып чыкты. Аның әйткән сүзе соңгы булды, ул һәр эштә өстенлек итте. Илгиз дә хатынын тыңлап яшәде.

Гөлсәрия моңа каршы килмәде, киресенчә, «яшьләр шулай булырга тиештер» дип уйлады.

Берничә айдан соң өйдә беренче онык дөньяга килде. Гөлсәрия бик сөенде: «Аллаһка шөкер, нәсел дәвам итә». Тик бала карау күбрәк кайнанага калды. Мәдинә эшкә чыкты, Илгиз дә көн-төн эштә булды.

Озакламый икенче бала туды. Хәзер инде Гөлсәриянең бөтен көне сабыйлар белән үтте. Иртүк торды, балаларга аш пешерде. Кич җитсә, йоклатты, юды, киендерде. Өйдәге барлык тәртип тә аның өстендә булды.

Мәдинә еш кына: «Әни, болай ит, тегесен эшлә», – дип боерык бирә иде.

Гөлсәрия баш иде, беркайчан каршы килмәде. Ул үзенчә бәхетле иде: балалар янында, оныклары янында.

Илгиз белән Мәдинә чит илгә дә ял итәргә йөри башладылар. Елга 2 тапкыр очалар. Гөлсәрия аларга сөенде: «Яшьләр ял итсен, миңа оныклар белән күңелле», – диде.

Әмма еллар үтте, Гөлсәриянең көче кими башлады. Эшләү дә авырлашты, куллары сызлады. Бер көнне ул кинәт аяктан егылды. Тәнендә көч калмаган иде. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Дәүләт хастаханәсендә берничә атна дәваланганнан соң табиблар: «Аңа тынычлык кирәк», – диде.

Мәдинә белән Илгиз киңәштеләр. Килен: «Өйдә аңа урын юк, балалар да карый алмый», – диде.

Илгиз башта икеләнде, әмма ахырда хатынына буйсынды. Гөлсәрияне приютка илтеп салдылар. Баштарак ул моны аңламады. «Мин монда вакытлыча гынадыр», – дип уйлады.

Тик көннәр үтте, айлар узды. Балалары янына сирәк кенә килделәр. Күбрәк акча җибәреп тордылар. «Приютта яхшы карыйлар бит, без үзебез дә эштә», – дип акландылар.

Гөлсәрия башта бик елады. Көн дәвамында тәрәзәдән карап утырды. «Менә хәзер Илгизем килеп керер», – дип көтте. Тик ишек ачылмады.

Приюттагы башка әбиләр белән сөйләшеп юанды. Кемнеңдер балалары бөтенләй килми. «Безнең язмыш шулайдыр инде», – дип тынычландырдылар бер-берсен.

Гөлсәрия исә һәрвакыт улына игелек теләде. «Исән булсыннар, бәхетле яшәсеннәр», – дип дога кылды. Үзенең тормышы читтә кала иде.

Бер тапкыр Мәдинә балалар белән килде. Оныклары әбиләрен күреп шатландылар, кочаклап алдылар. Гөлсәрия аларны күз яшьләре белән үпте. «Минем бәхетләрем», – диде.

Ләкин Мәдинә ашыгып чыгып китте, «вакыт юк» дип акланды.

Шуннан соң Гөлсәрия янына айлар буе килмәделәр. Аның хәле начарлана башлады. Өйдәге җылы мохитне, балалар тавышын сагынды. Кайчак төшләрендә яшьлеген, ирен, улы Илгизнең сабый чакларын күрде.

Иртә белән уянгач, күз яшьләре белән юынды.

Приюттагы тәрбиячеләр аны кызганды. «Әни кеше бит ул, балаларын сагына», – диделәр.

Гөлсәрия исә сабыр гына елмайды. «Аллаһы Тәгалә шулай язгандыр», – диде.

Вакыт уза торды.Тик йөрәгендә һәрчак бер өмет чаткысы калды: «Бәлки, беркөн улым килеп алыр…»

Язмышы шулай аяныч булды. Аны балалары читкә этәрде, әни йөрәгенә салкынлык салды.

Ләкин Гөлсәриянең догалары һаман балаларына багышланган иде.

«Илгизем бәхетле булсын, оныкларым исән-сау үссен», – дип кабатлады. Ул үзен онытты, үзенең тормышын да кирәксезгә санады. Приют тәрәзәсеннән кояш баюын карап утырганда күзләреннән яшьләр акты. Аның йөрәге һаман яралы килеш калды.

Ә өйдә, авылда, беркем дә әниләренең ни кичергәнен белмәде...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар