Әстерханда яшәүче бер кыз мошенникларга 30 миллионга якын акча һәм алтыннар биргән. Бу хакта төбәк буенча Эчке эшләр министрлыгы Баш идарәсенә сылтама белән РИА Новости яза.
Полиция мәгълүматлары буенча, җинаятьчеләр балигъ булмаган кыз белән видео аша элемтәгә кергән һәм үзләрен курьер, «Дәүләт хезмәтләре» порталы һәм ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырган. Акчаларны декларацияләү сылтавы белән, аны өендә булган бөтен кыйммәтле бизәнү әйберләрен тапшырырга күндергән.
«Аферистлар күрсәтмәсе буенча, ул билгесез затка 4 миллион сум акча һәм гомуми авырлыгы 2,5 килограмм булган алтын эшләнмәләр тапшырган. 29 169 658 сум зыян килгән», – диелә ведомствоның «Макс» каналында.